Мөслим-информ

Йортка бәхет китерә торган 10 гөл

Гөл яратмаган хатын-кыз юктыр. Ярату бер хәл, аның файдасы булуы - икенче нәрсә. Белгечләр йортка һәм хатын-кызга бәхет китерә торган ун гөлне атаганнар. Менә алар:

1. Спатифиллум (аны халыкта «хатын-кыз бәхете» дип тә йөртәләр). Әлеге гөлне өендә утырткан ялгыз хатын-кызлар, һичшиксез, ярын табачак. Парлыларның өенә исә бәхет һәм тигез мәхәббәт китерәчәк.

2. Миләүшә булган өйдә низаглар азрак чыга.

3. Гибискус яки Кытай розасы дәртле сөю вәгъдә итә.

4. Хойяны кайбер илләрдә 14 февральдә мәхәббәт билгесе буларак та бүләк итәләр. Аны йокы бүлмәсенә кую бик файдалы.

5. Мирт гаилә тормышына уңай тәэсир итә. Чит илләрдә аны яңа өйләнешкән парларга бүләк итәләр.

6. Аихризонны халык телендә «мәхәббәт агачы» диләр. Исеменнән үк җисеме аңлашыла.

7. Калатея - гаилә иминлеген саклаучы гөл.

8. Хлорофитум йортка тынычлык һәм бәхет китерә.



9. Оксалис - гаиләне саклаучы мәхәббәт гөле.

10. Антуриум («ирләр бәхете») йортка мәхәббәт һәм уңыш китерә, ирләрнең гайрәтен арттыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: