Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Йомырка пирожкие

Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә камыр ризыкларын яратып ашый. Әни-әбиләребез җәй көннәрендә яратып пешерә торган йомырка пирожкиен райондашыбыз Адилә Кондратьева ел әйләнәсе пешерә. “Улларымның иң яраткан камыр ризыгы. Тиз дә пешә, тәмле дә була”, – ди Адилә. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: 500 граммлы 1 пачка кефир, тәменчә шикәр комы, чәй содасы, бер йомырка, ярты кило чамасы он. 

Эчлек өчен: 7-8 йомырка, бер бәйләм яшел суган, тоз. 
Әзерләү тәртибе: бер чәй калагы чәй содасын кефирда сүндереп, әзрәк ял иттерәбез, аннары өстенә бер чәй калагы чамасы тоз, ике чәй калагы шикәр комы, йомырканы туглап салабыз да, йомшак итеп камыр басабыз. Онны аз-азлап салырга кирәк, камыр тыгыз булмасын, кулга ябышыр-ябышмас булырга тиеш. Камырны баскач, учка сыек май агызып, камырны басып ял иттерәбез. Болай эшләгәндә, камыр майны эчми. 
Камырдан пирожкилар формалаштырабыз, эчлекне салабыз да, майда йөздереп пешерәбез. Алтынсу төскә кергән пирожкилар кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле. 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев