Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЙОМЫРКА КАБЫГЫН НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

Бакчачылар кул астында булган табигый ашламалар кулланырга тырыша. Беренчедән, очсыз, икенчедән, экологик яктан куркынычсыз. Йомырка кабыгы шундыйлардан, дип яза "Интертат.ру" сайты.

Йомырка кабыгы составында кальций күп. Аның өстенлеге дә шул. Шулай ук составында магний, тимер, калий, фосфор һ.б. микроэлементлар да бар.

Ашламаны ничек әзерләргә?

Бер квадрат метр җирне 30 йомырка кабыгыннан ясалган ашлама белән эшкәртергә кирәк. Белгечләр пешмәгән йомырка кабыгында файдалы матдәләр күбрәк дип белдерә. Шуңа күрә ашламага чи йомырка кабыкларын куллану яхшы булыр. Башта йомырка кабыкларын юарга, аннан киптерергә киңәш ителә. Киптерү өчен аларны аз вакытка гына мичкә куеп алырга да мөмкин. Алар җиңел генә ватылса, кипкән була. Кипкәч, аны ваклап, он формасына китереп, өсте ябулы савытта бер елга кадәр сакларга мөмкин.

Вакланган йомырка кабыгын йорт хайваннарына, кош-кортларга да бирәләр. Кайвакыт аны табиб киңәше буенча кешеләр дә куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев