Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә (29 - 4 ноябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Күп нәрсә сез планлаштырганча бармас, уйламаган җирдән вак-төяк мәшәкать килеп чыгар. Ләкин сез, бернигә карамыйча, үз дигәнегезне эшләячәксез һәм теләгегезгә ирешәчәксез дә. Бу – кеше әйткәнне тыңлап, үзеңчә эшли торган атна.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Кайчандыр башлап ташланган эшләрегезне, идеяләрегезне «казып чыгарып» тормышка ашырырсыз. Атна уртасында үзегезне «ватмагыз», сәламәтлек ягын кайгыртыгыз. Атна азагында бер-ике көн эчендә айлык эшне эшләп, барлык танышларыгызны шаккатырырсыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Атна киеренкелектә узар сыман, чөнки бөтен нәрсә сезнең ачуыгызны чыгара, юктан гына тирә-юньдәгеләргә бәйләнәсегез килеп тора. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, авыр сүз әйтеп, бер гаепсезгә кешене үпкәләтеп куюыгыз бар. Иң яхшысы – энергиягезне кирәкле юнәлешкә «борып» җибәрү.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Бу шәхси мөнәсәбәтләргә дә, эшлекле мөнәсәбәтләргә дә карый. Уңышларыгыз­дан көнләшеп, сүз ишеттерүләре бар, колагыгызга да элмәгез, эшегездә булыгыз. Атна ахырында көтелмәгән сөенеч көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Буш хыяллар дөньясында, иллюзияләрдә яшәмәгез, тормышка аек акыл белән карагыз дип киңәш итә йолдызлар. Хәл ителер әле дип, агым уңаена куелган проблемалар үзеннән-үзе хәл ителмәячәк. Моңарчы җиңел генә башкара торган эш тә бик авыр бара сыман тоелса да, ахыры уңышлы тәмамланачак.

 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Тынычлык сакларга тырышыгыз. Кайбер вакыйгалар сезгә ошап бетмәсә дә, ахырдан аларның сезнең файдага булуы ачыкланыр. Атна уртасында бик файдалы һәм кирәкле мәгъ­лүмат ишетерсез. Бу сезнең күңелегезне күптән борчып йөргән сорауларга ачыклык кертер.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Күптән эшләп оныткан яхшылыгыгыз көтмәгәндә үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтыр. Һич уйламаганда, профессиягезне кисәк кенә алыштырып кую ихтималы зур. Үзегезне яңа өлкәдә сынап карау теләге куркуга караганда көчлерәк булганга, беркемне дә тыңламаячаксыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сездә таулар күчерерлек дәрт-дәрман бар. Шуннан файдаланып калыгыз. Атна ахырында якыннарыгыз белән сүзгә килү ихтималы зур, телегезне тыярга тырышсагыз, үзегез өчен яхшырак булыр.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Ешрак инициатива күрсәтергә тырышыгыз: эштә дә, гаиләдә дә, дуслар арасында да. Нәтиҗәсе үзегезгә дә ошар. Атна уртасында эшлекле командировкалар көтелә. Яңа танышларыгызга тиз генә ачылып китмәгез, беренче тәэсир дөрес тә булмаска мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.
 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Яраткан кешегез белән ике арада туган аңлашылмаучанлык аркасында салкынлык барлыкка килүе бар. Мөнәсәбәтләрне вакытында җайлау төзәтеп булмый торган хаталарны булдырмый калдырыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Атна мөһим, җаваплы эшләр белән шөгыльләнер өчен бик яхшы. Сез авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез. Максатларыгызга ирешер өчен уңайлы форсаттан файдаланырга оялмагыз, дуслар ярдәменнән баш тартмагыз.

Мәгълүмат алынды:

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-25-oktyabr-1-noyabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп

Реклама
Реклама
2
X