Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә


(4-10 декабрь)

КУЧКАР лар бу атнада финанс хәлен яхшырту белән мәшгуль булыр. Эшлекле очрашуларның артуы карьера үсешенә файда ясар. Үз-үзегезгә ышанычыгыз булса да, хәл ителәсе мәсьәләләрне беркемгә белгертмичә сак кына башкарыгыз. Югыйсә алдануыгыз мөмкин. Компьютер са­тып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ ларга үз сәламәтлегенә, аеруча тәненә игъ­тибарлы булырга кирәк. Суыкта йөреп аяк-кулларыгызны туңдырмагыз. Инфекция йоктырмас өчен чыныга башла­сагыз әйбәтрәк булыр. Яхшы дөрес туклану, физик көч кую, хәрәкәтләнү кәефне күтәреп кенә калмас, ә сәламәтлекне дә ныгытыр. Спорт белән шөгыльләнегез.

ИГЕЗӘК ләр хезмәт сөючәнлеге, башкаручанлыгы, план­лаштыра белүе һәм пунктуаль булуы белән җитәкче хөрмәтен-яулар. Ике як өчен дә файдалы эшлекле килешү төзү мөмкинлеге туар. Файдаланып калыгыз, ул яхшы керем кертер. Иҗат кешеләренә үз осталыкларын камилләштерергә киңәш итә йолдызлар.

КЫСЛА лар финанс хәлен яхшыртырга тырышыр. Фати­рыгызга кирәк-яраклар сатып алу өчен яхшы вакыт. Сәнгать эшләнмәләре һәм бизәнү әйберләре сатып алып, якын­нарыгызны сөендерегез. Кәефегезне күтәрү, канәгатьләнү хисе алу өчен бераз тир түгәргә туры килер. Шәхси тор­мышта бар да тәртиптә, борчылыр урын юк.

АРЫСЛАН нарның сулыш юллары ялкынсынырга мөмкин. Суыкта яланбаш йөрмәгез, өшү һәм экологик факторлар хроник авыруларның кузгалуына китерер, һава торышының шаяруы аяк-куллар имгәнүенә китерүе мөмкинлеген истән чыгармагыз, юлларда сак йөрегез.

КЫЗ ларны романтик очрашулар көтә. Шәһәрдән читтә дә, сәяхәт вакытында да, дуслар белән күңел ачканда да, социаль челтәрдә аралашу да яңа танышлар бүләк итәр. Гашыйк булуы­гыз яисә мөнәсәбәтләрне җитдиләштерү ихтималы бар. Иҗат, фән һәм белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрне уңыш көтә.

ҮЛЧӘҮ ләр һәр өлкәдә дә актив булырга теләр. Финанс то- трыклылыгы сезнең кулда, бар көчегезне эшкә «җигегез». Вакытында алынган мәгълүмат акча кереме кертмәсә дә.

ЧАЯН нарның йөрәк һәм ашказаны авырулары кузгалуы их­тимал. Гомумән алганда, атна уңышлы үтәр. Сәламәтлекне ныгыту өчен традицион булмаган медицинага мөрәҗәгать итәргә түгел, ә табибка барырга кирәк. Психологик ярдәме дә комачау итмәс.

УКЧЫ лар яшәү шартларын яхшырту белән мәшгуль. Ерак сәяхәткә чыгу, дини һәм рухи белем өстәү, фәлсәфә, иҗат һәм фән белән шөгыльләнү өчен кулай вакыт Җитәкчеләр үз хезмәтчәннәре белән уртак тел табар. Җиң сызганып эшкә керешү өчен уңышлы чор. Хезмәттәшләрегез һәм пар­тнерларыгыз ярдәме белән эштә уңыш казанырсыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ ләрнең атнасы җир, йорт һәм милек кебек мәсьәләләрне хәл итеп үтәр. Әдәби кичәләр һәм фәнни тикшеренүләр уңыш китерер. Рәсем сәнгате өлкәсендә көч куючыларга бераз тырышырга кирәк. Эш кәгазьләре, доку­ментлар белән эш иткәндә игътибарлырак булыгыз. Бер ял­гыш барын да юк итәргә мөмкин.

СУКОЯР ларга дөрес тукланырга һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә йолдызлар. Эш урынын һәм өйне чиста тотар­га өйрәнмәсәгез, шапшаклыкка батып, психологик яктан да төшенкелеккә бирелүчәнгә әверелүегез мөмкин.

БАЛЫК лар бу атнада гашыйк булырга, күптәнге мөнәсәбәтләрне җайларга мөмкин, тугрылык һәм дуслык төшенчәләренең мәгънәсен аңлар. Яңа танышлар ярдәме белән карьера үсешендә яңа үрләр яуларсыз. Фән һәм иҗат өчен менә дигән вакыт. Шулай ук игътибар үзәгендә булу мөмкинлеге дә туар, файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев