Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Йолдызлык”тан – зур сәхнәгә

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов талантлы балаларны барлау һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Эстрада сәнгатенең "Созвездие - Йолдызлык" ачык телевизион яшьләр фестивален генә алыйк. Әлеге грандиоз чара һәрвакыт республика Президенты патронажлыгында, аның ярдәме белән уза. Моннан 15 ел элек аерым бер шәһәр рамкаларында гына башланып киткән фестиваль бүген, республика чикләрен узып,...

Без моны үзебезнең район җирлеге мисалында да ачык күрәбез. Соңгы елларда бу бәйгенең район турында 300-400 ләп бала катнаша. Күпме егет-кызларыбызның олы сәнгатькә юл башы нәкъ менә "Йолдызлык" фестивальләреннән башланды. Алар арасында Азат Кәримов, Айгөл Гардисламова, Рөстәм Гыйлфанов, Айдар Әхмәтҗанов кебек республикабызның эстрада йолдызлары дәрәҗәсенә күтәрелгән егет-кызларыбыз бар. Алар бүген, милләтебезнең йөзек кашы булып, чит илләрдә дә гастрольләрдә йөри. Илфират Зәйниев, 2010 елда республикада беренче урынны яулап, олы бүләккә лаек булды. Алсу Сабитова да (ни кызганыч, арабыздан бик иртә китте) һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә иде. Биюче кызыбыз Аделина Егорова бүгенге көндә фестивальдә конферанс номинациясендә җиңүләр яулый. Нәфис сүз осталары Илназ Яхин, Азат һәм Булат Латыйповлар, Зилә Биккинина, Алим Хисаметдинов, Нияз Ханов, Камил Хәкимов, Марат Исламов, Алсу Хафизова, Регина Шәйгәрданова, Айсылу Вәлиева ????? һәм башкалар район, зона турларын уңышлы үтеп, күп мәртәбәләр Казан сәхнәләрендә чыгыш ясадылар. Гүзәл Шәфигуллина - 2010 елда, Илназ Яхин узган ел, "Йолдызлык" юлламасы белән Кырымда ял итеп кайттылар.

"Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең 15 нче сезоны да безнең балалар өчен уңышлы үтте. Әгерҗедә узган зона турында 42 яшь үзешчәнебез катнашты. вокал номинациясендә Гүзәл Шәфигуллина - беренче, хореография номинациясендә "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле һәм конферанс номинациясендә Амалия Сабирова икенче урынны яулап, башкалада финал турында уңышлы чыгыш ясадылар. Биючеләребез, 78 коллектив арасында көч сынашып, Казан тамашачысының мәхәббәтен яулады. Балалар чыгыш ясау белән беррәттән Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар, FUN-24 күңел ачу үзәгендә һәм "Ривьера" аквапаркында ял иттеләр.

"Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә ел саен, 5 яшьтән алып, 21 яшькә кадәрге 80 меңнән артык бала катнаша. Сәнгать бәйгесендә җиңү яулаган балаларга, 2006 елдан башлап, ТР Президенты Указы нигезендә Дәүләт стипендияләре бирелә. Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов быел призлы урыннар алучыларга Халыкара балаларны яклау көнендә барлыгы 35 Дәүләт стипендиясе тапшырды. "Тиңдәше булмаган бу бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Фестивальдә катнашучылар осталыклары белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң калдыра. Без сезнең белән горурланабыз!" - диде республика лидеры.

Айгөл Фәттахова, балалар сәнгать мәктәбе директоры: "Созвездие - Йолдызлык" фестиваль-хәрәкәте сәнгать сөюче яшьләргә иҗат биеклегенә күтәрелү мөмкинлеге бирә. Чөнки бәйгенең зона һәм финал турларында жюри членнары аларга киңәш-тәкъдимнәрен бирә, профессионаллар үткәргән мастер-класслар балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә тәҗрибә мәктәбе булып тора".

Гүзәл Шәфигуллина, чыгарылыш классы укучысы: "Йолдызлык" та мин 4 класстан бирле катнашам һәм һәр елны финалда чыгыш ясыйм. Сәнгать бәйгеләре мине кыюлыкка, сәхнә культурасына, осталыкка өйрәтте. Бик күп дуслар таптым. Фестиваль елдан-ел киңрәк масштабта үтә һәм аны уздыру өчен республика, район җитәкчелеге, укытучылар, әти-әниләр янып йөри. Барысы да балалар хакында кайгырта".

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X