Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Йолдызлык” финалы старт алды

Бүген Казанда XVI «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан Президенты химаячелегендә оештырыла. Тантаналы ачылышта Татарстанның мөхтәрәм шәхесләре дә катнашты. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, иҗади ярышта республикабызның төрле районнарыннан җыелган 400 бала катнаша. 1 февральдән 31 мартка кадәр фестивальнең зона ярышларында һәм сайлап...

Бүген Казанда XVI «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан Президенты химаячелегендә оештырыла.


Тантаналы ачылышта Татарстанның мөхтәрәм шәхесләре дә катнашты. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, иҗади ярышта республикабызның төрле районнарыннан җыелган 400 бала катнаша. 1 февральдән 31 мартка кадәр фестивальнең зона ярышларында һәм сайлап алу этапларында җәмгысе 22 000 яшь талантлар үз көчен сынап карарга өлгергән.

Фестиваль суперфиналында Мәскәү, Әстерхан, Стәрлетамак һәм Ульяновскийдан килгән кунаклар да чыгыш ясый.

Жюри төркемен башка еллардагы кебек үк Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе бүләге лауреаты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкли. Жюридә шулай ук, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дан казанган кешеләр, Беренче каналның музыкаль проектлар режиссеры Марина Полтева, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов һ.б. бар.

5 яшьтән алып 21 яшькә чаклы яшь талантлар үз осталыкларын өч номинациядә күрсәтә: вокал (соло һәм ансамбльләр),хореография һәм конферанс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев