"Йолдызлык - 2015" фестиваленең зона туры узды
Әгерҗе шәһәрендә өч көн дәвамында "Йолдызлык - 2015" фестиваленең республика зона туры үтте. Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Мөслим районнарының яшь номинацияләрендә көч сынашты. Безнең район данын 54 үзешчән яклады.
Вокал-соло номинациясендә чыгыш ясаган Гүзәл Шәфигуллина үзенең моңлы тавышы белән таң калдырды һәм беренче урынны алды. Бию номинациясендә "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле (җитәкчесе - Ольга Нуруллина) икенче урыны алды. Баланлыдан Амалия Сабирова (җитәкчесе - Фәни Хафизова) конферанс номинациясендә икенче булды. Финалга чыгучылар фестивальнең Казанда узачак республика турына чакыру алды. "Йолдызлык-2015" фестиваленә югары дәрәҗәдә әзерләнергә мөмкинлек тудырган өчен район башлыгы Рамил Муллинга фестивальнең диплдомы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев