Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә

КУЧКАР (21.03 -т 20.04) Яңа әйбер - онытылган иске әйбер,- Шуңа күрә эштәге мәсьәләләрне хәл кылуда инкыйлабка тиң юллар эзләргә кирәкми. Искеләрен эшләп җиткереп, бе­раз үзгәртеп куйсагыз, бик күпләрнең бо­рынына чиерткәнегезне тоймый да ка­лырсыз! ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Баю, нәрсәләрдер сатып алу өчен уңайлы чор түгел. Шулай ук ка­рьера баскычыннан...

КУЧКАР (21.0320.04) Яңа әйбер - онытылган иске әйбер,- Шуңа күрә эштәге мәсьәләләрне хәл кылуда инкыйлабка тиң юллар эзләргә кирәкми. Искеләрен эшләп җиткереп, бе­раз үзгәртеп куйсагыз, бик күпләрнең бо­рынына чиерткәнегезне тоймый да ка­лырсыз!

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Баю, нәрсәләрдер сатып алу өчен уңайлы чор түгел. Шулай ук ка­рьера баскычыннан күтәрелү өчен дә. Сәнгать өлкәсендә ниндидер уңышка өметләнеп була анысы. Ә матди якка килгәндә...

ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Эшегездә берәүнең ярдәме белән шәп кенә уңышка (карье­ра ясауга бәйле) ирешерсез. Тик шәхси иминлеккә бәйле мәсьәләләрдә саграк бу­лыгыз. Бигрәк тә - атнаның икенче ярты­сында.

КЫСЛА (22.06 - 22.07) Вакыт җитмәүдән зарланырга туры ки­лер. Сәбәбеме? Дусларыгыз һәм туганнарыгыз өчен чын мәгънә­сендә "коткару хезмәте"нә әйләнүегез.

АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Соңгы яңалыкларны ишеткәч, түбәгез күккә тияр. Гомумән, бу атнада гел шатлыклы хәбәрләр генә килеп торыр. Көтмәгәндә торакка бәйле бәхетлелек очрагы да килеп чыгар.

КЫЗ (24.08 - 22.09) Бу атнада үзегезгә кирәкле бер кеше белән дуслашып китү җае барлыкка ки­лер. Күңелегезне үсендерерлек хәлләр моның белән генә дә бетми әле. Масаерга ярамый, юкса дошманнарыгыз начарлык кылу өчен шуны гына көтә бугай...

ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Гаилә­гездә - тынычлык-татулык. Эше­гездә килеп чыгу ихтималы бул­ган авырлыкларны онытып тору, ял итү өчен хәзер өегезгә нәкъ менә шундый "һава торышы" кирәк тә. Кредит алу өчен әйбәт чор: сезгә менә дигән шартлар тәкъдим ителәчәк.

ЧАЯН (24.10 - 22.11) Бу атнаны тавышка кермичә генә уздырып җибәрү бик кирәк. Авыргарак туры киләчәк, чөнки тирәгездә- геләр үзегездән артык күпне таләп итәргә мөмкиннәр.

УКЧЫ (23.11 - 21.12) Уяурак бу­лыгыз уңышларыгыздан көнлә­шеп, кара көеп йөрүчеләрнең "то­зак" әзерләүләре бар. Дус-иш-ләрнең киңәшләрен игътибарга алыгыз. Соңыннан аларның, чыннан да, хаклы бу­луларын аңларсыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) (I \) Мөһим документларны бик ча­малап тутырыгыз: төзәтеп бул­мастай хаталар җибәрергә мөм- кинсез. Шул ук вакытта гаиләгезгә бәйле бик әйбәт яңалыклардан балаларча сөе­нерсез.

СУКОЯР (21.01 - 19.02) Алҗы­ганлыктан, бик тиз ярсып ки- түчәнгә әйләнерсез. Иң мөһиме - якыннарыгыздан ачу алмагыз! Күптәнге дустыгыз белән очрашып күрешү генә сезне бу хәлдән коткарып калачак.

БАЛЫК (20.02 - 20.03) Сәламәт­леккә игътибарлы булыгыз - уңыш нигезе әнә шул. Шат күңелле, дәрт-дәрманлы булса­гыз, эшләрегез дә җырлап барыр. Хезмәт урынында гына түгел, өйдә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев