Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йокы – зур нигъмәт

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә йокы турында берничә урында әйтә.

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә йокы турында берничә урында әйтә. Мәсәлән, “Нәба” сүрәсенең 9 нчы аятендә: “Без йокыны ял итү өчен яраттык”, – ди. Аллаһы Тәгалә йокыны адәм баласына ял итү, нерв системасын, организмны, баш мие эшчәнлеген тынычландыру өчен биргән. 
Йокы – зур нигъмәт. Аның шулай икәнен йокысыз калган кеше генә аңлый. Чөнки күпләр йокысызлык белән авырганда дәваланып та сихәт тапмый.
Йокының нинди халәт булуы, аның психикага бәйләнеше турында галимнәрнең хезмәтләре күп. Ләкин фәнни яктан йокының нәрсә икәне әлегә ачыкланмаган. Шуңа да Коръәни Кәримгә кайтабыз һәм йокының тагын бер хикмәт булуына төшенәбез. Бу сорауга Коръәни Кәримдә җавап бар. Аллаһы Тәгалә: “Йоклаганда минем фәрештәләрем сезнең җаныгызны тәнегездән алырлар”, – ди. Димәк, җаныбыз тәннән чыккач кына йокы башлана. Җан төрлечә чыга. Биологик үлем вакытында ул кеше тәненнән бөтен тамыры белән аерыла. Бу – бик катлаулы процесс. Кемгәдер авыр, кемгәдер җиңел бирелә. Йокы – җан чыгуның иң җиңел төре, дип әйтергә мөмкин. Йоклаганда җан безне ташлап китсә дә, тән, баш мие белән элемтәдә кала. Чөнки организм тере була, йөрәк тибә, кан әйләнә, баш мие эшчәнлеге дәвам итә. Галимнәр җанның нәрсә икәнен ачыклый алмагач, йокының да хикмәтен белмиләр, аны киләчәктә дә чишә алмаслар. Чөнки Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Синнән җан турында сорасалар: “Җан – Аллаһы Тәгаләнең әмере, аның хакында мәгълүмат бик аз булыр, – дип әйтә”, – ди. Җан чыгып, тән белән элемтә саклангач, адәм баласы ярым үле хәлгә күчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: “Йокы – ярты үлем”, – дигән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев