Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә (10 - 16 сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларга эгоизмнарын йөгәнләргә туры киләчәк. Тәртип, дисциплинаны бүтәннәрдән генә түгел, үзеңнән дә таләп итәргә кирәк булачак. Шунсыз планнарыгызны тормышка ашыру мөмкин булмас. Бу атнада иң төп игътибарны йорт, гаилә һәм эшкә бирсәгез оттырмассыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сәнгать, иҗат белән бәйле кешеләр өчен уңышлы атна. Финанс мәсьәләләрендә саклык сорала, акчагызны юк-барга туздырмагыз.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Күз курка, кул эшли, ди халык мәкале. Игезәкләргә тормыш өчен җаваплылыкны тулысынча үз кулларына алып, бөтен эшне җиң сызганып башкарырга курыкмаска кирәк. Кайсы эш мөһимрәк, иң беренче шунысына тотыныгыз. Сәяхәткә бару өчен уңышлы атна.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Яңа танышларыгыз ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр булып чыгар. Киләчәккә планнар кору зарур. Үзегезне күрсәтер вакыт җитте.

Арыслан (23 июль-23 август)

Мәшәкатьле, әмма уңышлы атна. Керемле эш тәкъдим итүләре ихтимал, форсаттан файдаланып калыгыз. Уйламаган җирдән акча кереп сөендерер. Тормышыгызда күңелле яңалыклар көтелә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Һөнәри үсеш атнасы. Кәефегез яхшы. Йорт мәшәкатьләрегез дусларыгыз белән күңел ачарга мөмкинлек бирмәс.

 


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Вакыйгалар үз җаена аксын. Атларны кумагыз. Бу эшкә дә, гаиләгә дә кагыла. Интуициягезгә таянып эшләсәгез, бөтен эшегезне дә «бишле»гә башкарып чыгарсыз. Эш буенча яңа тәкъдим булырга тора, кабул итсәгез, оттырмассыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Берьюлы берничә эшне башкару уңышсызлыкка китерүе бар. Шуңа күрә икегә ярылырга уйламагыз да. Гайбәтләрдән качыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчылардан активрак булу сорала. Икеләнмәгез, йолдызлар сезнең яклы, шуңа күрә эштә дә, шәхси тормышыгызда да ал да гөл булачак. Ялгыз Укчылар бу атнада мәхәббәтен очратыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сезгә кагылышы булмаган низагларга игътибар бирмәгез. Проблемаларны хәл иткәндә эчке сиземләвегезгә таяныгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларның энергияләре ташып тора. Үзләренә кызыклы эш-шөгыль табып кына торалар. Чит җирдә, чит кешеләр белән күбрәк аралашу көтелмәгән уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март )

Сез чиктән тыш хезмәт сөючән, башкалардан да шуны таләп итәсез. Тик артык тырышып җибәрмәгез. Башкалар фикеренә колак салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп