Мөслим-информ

Йод җитмәсә, эш харап

Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организ­мы сәламәт була, ди та­библар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормон­нар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Рай­он поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән кал­кансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.

– Рәүназ Рафаэлев­на, калкансыман биз эшчәнлеге авырулары нәрсә белән бәйле?

– Беренче сәбәп – орга­низмга йод җитмәү. Бу оч­ракта калкансыман биз организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыга­ру өчен зурая башлый. Шуның өстенә иммунитет та көчсезләнә.

– Йод җитмәүдән күп кеше интегә. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Йод җитмәүдән бе­ренче чиратта балалар интегә. Йод җитмәүнең “визит карточкасы” – акыл зәгыйфьлеге, үсеш тоткар­лану. Безнең өстәлләрдә балык ризыклары бик аз, хәтта бөтенләй юк диярлек. Ашханәләрдә “балык көне” дә бетте. УЗИга төшерсәк, ун кешенең сигезендә кал­кансыман биз белән бәйле проблемалар ачыкланачак.

– Калкансыман биз мәсьәләсендә кешене нәрсә сагайтырга тиеш?

– Табибка килүчеләр кайвакыт: “Муенны нәрсәдер буып, кысып тор­ган кебек”, – дип зарлана. Әмма мондый симптом­нар күбрәк невротик халәт белән бәйле була. Авыру­ны УЗИ ярдәмендә генә ачыклап була. Калкансы­ман биз матдәләр алмашы өчен җавап бирә. Шуңа күрә симерү артык күп ашаудан гына түгел, ә калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы аркасында да була.

– Рәүназ Рафаэлев­на, калкансыман биз авыруының беренче билгеләре нинди?

– Кеше һәрвакыт ары­ганлык тоя, йокысы килә, туңа, төшенкелеккә бирелә, хәтере югала, эче китә. Бо­ларны ял итмәү, аз канлы­лык белән бәйләүчеләр бар. Әмма тора-бара хәлнең кат­лаулана баруы сагаерга мәҗбүр итә. Сагайтучы бе­ренче фактор – аппетит бул­мауга карамастан, кешенең юаная баруы. Калкансы­ман биз бозылса, йөрәк на­чар эшли башлый, кешедә арыганлык хисе туа, йөрәк, киресенчә, кагарга, кан ба­сымы күтәрелергә мөмкин. Бу очракта кеше тирли, хәлсезләнә, тиз кызып китә, ябыга. Болар – калкансы­ман биз артык көчәнеп эшләүдән. Күзләрнең ялт- йолт килүе, акая башлавы да – шушы авыру билгесе.

– Йод кытлыгын ничек җиңәргә соң?

– Хәзер сатуда йодлы тоз бар, аны әзер ризык­ка кушсаң, файдалы. Аның тәүлеклек дозасы – бер чәй кашыгы. Тозны азрак кул­ланасыгыз килсә, диңгез ризыклары ашагыз. Йод җитмәүне кисәтүдә диңгез кәбестәсеннән дә яхшысы юк.

– Калкансыман биз проблемалары кемнәрдә ешрак очрый?

– Бу авыру еш кына мәктәп укучыларын­да, йөкле хатын-кызлар­да күзәтелә. Табиб киңәше белән йод препаратла­ры кулланырга мөмкин. Безнең төбәктә йод дефи­циты күзәтелә. Авыруны вакытында кисәтмәсәң, хатын-кызларда, йөккә узгач, эндокрин авыру­лар барлыкка килергә мөмкин. Калкансыман биз гормоннарының җитешмәве карындагы баланың акыл үсешенә дә тәэсир итә.

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: