Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылылык белән тәэмин итү сыйфатлы булырга тиеш

Җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап 5 эш көне эчендә (ягу чорында – 24 сәгать эчендә) бирелергә тиеш, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

“Җылылык белән тәэмин итү турында”гы Федераль закон таләпләре нигезендә җирле үзидарә орган­нары җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне карауны тәэмин итәргә бурычлы. Алар­ны карау тәртибе җылылык белән тәэмин итүне оештыру кагыйдәләре белән билгеләнгән. Кагыйдәләр Россия хөкүмәте тарафыннан 2012нче елның 8 августында расланган. Мәсәлән, җирле үзидарә органнарында кулланучылар­дан мөрәҗәгатьләрне кабул итүне һәм карауны көн саен, ә җылыту чорында тәүлек әйләнәсе башкаручы җаваплы затлар булырга тиеш. Кулланучыларга мәгълүмат бирү өчен әлеге мәгълүмат муниципалитетның рәсми сайтында урнаштырыла.

Мөрәҗәгатьләрне кулланучылар яз­мача бирергә мөмкин. Ә җылыту чорын­да телдән, шул исәптән телефон аша да бирергә була.

Мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң ва­зыйфадагы зат мөрәҗәгатьнең харак­терын, җылылык белән тәэмин итүче һәм (яки) җылылык челтәре оешмасын билгеләргә, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактларны раслаучы документларның дөреслеген тикшерергә, мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң ике эш көнендә (җылыту чорында – 3 сәгать эчендә) аның күчермәсен техник сәбәпләр ту­рындагы запросны җылылык белән тәэмин итүче һәм (яисә) җылылык челтәре оешмасына җибәрергә (за­просны җибәрү датасын дәгъваларны (мөрәҗәгатьләрне) теркәү журналына язарга) кирәк.

Җылылык белән тәэмин итүче (җылылык челтәре) оешмадан җавап алганнан соң, җирле үзидарәнең ва­зифадагы заты өч көн эчендә (җылыту чорында – 6 сәгать эчендә) җылылык белән тәэмин итүче (җылылык челтәре) оешмасы белән берлектә җылылык белән тәэмин итү ышанычлылыгы па­раметрлары бозылуның сәбәпләрен билгеләргә, шул ук объекттан җылытылучы башка кулланучылардан һәм элек мондый мөрәҗәгатьләр булу- булмауны билгеләргә, кирәк булган оч­ракта урынга чыгып тикшерергә тиеш.

Кулланучылар мөрәҗәгатьләрендәге фактлар расланган очракта җылылык белән тәэмин итү (җылылык челтәре) оешмасына карата җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә чыгары­ла. Кулланучы мөрәҗәгатенә җавап мөрәҗәгать кергәннән соң 5 эш көне эчендә (җылыту чорында – 24 сәгать эчендә) бирелергә тиеш, ди прокурату­ра хезмәткәрләре.

Җирле үзидарә органының вази­фадагы заты җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан күрсәтмәнең үтәлүен контрольгә алырга бурычлы.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X