Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы һәм эчтәлекле очрашу

Районыбызда язучылар, җырчылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре еш кунак булалар. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә шундый очрашуларның чираттагысы узды.

Бу юлы укучылар белән очрашуга ТР халык язучысы Рабит Батулла һәм БР атказанган, ТР халык артисты, җырчы  Рөстәм Маликов килде. Килүләренең максатын алар Мөслимлеләр белән очрашу һәм аралашу дип билгеләп үттеләр.

Очрашу мәктәп укучысы Гүзәл Заманова башкаруындагы “Иң матур тел –ул минем туган телем” дип исемләнгән җыр белән башланып китте. Укучылар кунакларны сәламләп шундый мәртәбәле кунаклар килүе белән горурлануларын белдерделәр. Роберт Батулла мәктәп музеена үзе турында язылган китапны бүләк итте. Рөстәм Маликов кубыз, курай һәм үз тавышы ярдәмендә “Илкәем” җырына композиөия күрсәтте. Әлеге композиөия барлык катнашучыларда зур соклану тудырды.

Очрашу сорау-җавап формасында барды. Теләгән һәркем кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Язучы һәм җырчы тормышынннан кызыклы һәм истәлекле вакыйгалар белән таныштылар.

Ике сәгать дәвам иткән очрашу бер тында узган сыман булды. Халык язучысы Рабит Батулланың кызыклы да, гыйбрәтле дә чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты. Ә җырчы Муса Маликовның халык җырларын башкаруы, төрле уен коралларында уйнавы барлык катнашучыларны таң калдырды. Очрашу кич белән район мәдәният йортында дәвам итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев