Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Җылы һәм эчтәлекле очрашу

Узган атнада үзәк китапханәдә Башкортостан Республикасының яшь язучысы Айгиз Баймөхәмәтов һәм аның каләмдәше Венер Исхаков белән очрашу булды.

Дөресен әйтим: Айгиз Баймөхәмәтов дигән феномен турында ишеткәнем дә юк иде. Очрашуда аның турында күп нәрсә белдем. Бик иртә ятим калып, балалар йортында үскән, мәктәптән соң журналист һөнәрен үзләштергән, студент елларыннан ук республика газетасында каләм чарлаган. Шул ук вакытта, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнеп, 22 яшендә “Калдырма, әнкәй!” исемле тәүге повестен язган. Бер караганда каләм тибрәтүчеләр дә, “язучы” исемен күтәреп йөрүчеләр дә күп хәзер. Әмма яшь кенә килеш халык егылып укырлык китап чыгаручылар гына сирәк. Язучының әлеге әсәре рус һәм бик күп төрки телләргә тәрҗемә ителгән. Айгиз Баймөхәмәтов бик күп әдәби премияләр белән бүләкләнгән.
Китапханә хезмәткәрләре язучының әсәрләреннән өзекләр укыды. “Калдырма, әнкәй!” китабына гимназия укучылары әзерләгән буктрейлер күрсәтелде. Очрашуда Башкортостанның сатирик язучысы Венер Исхаков мәзәкләре белән көлдерде. 

Әлфия Галиева, Мөслим.

Фото - "Мөслим үзәк китапханә" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев