Мөслим-информ

Җылы көтәбез

Район ягулык сезонына әзер. Оешма-предприятиеләргә җылылык бүген-иртәгә биреләчәк. Һәр оешманың ягулык сезонына әзерлеге турында паспортлар төзелде.

Җылы җәйләрдән соң салкын һәм яңгырлы көзгә гел ияләнеп булмый. Әле ярый, өйдәге җылылык системасы индивидуаль. Телисең – кушасыың, телисең – сүндерәсең. Шәхси йортларда гомер итүчеләр август азагында ук өйләрен җылыта башлады. Җәйдән көзгә күчкән чорда җылылыкка интеккән категория – бюджет оешмалары. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә җылылык бирүне түземсезләнеп көтәләр.

– Район ягулык сезонына әзер. Оешма-предприятиеләргә җылылык бүген-иртәгә биреләчәк. Һәр оешманың ягулык сезонына әзерлеге турында паспортлар төзелде. Җылылык челтәреннән имин файдалану өчен җаваплы кешеләрне укыттык. Хезмәткәрләребез дә, авария бригадалары да ягулык сезонына әзер. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең җиденче һәм тугызынчы котельныйлары 41 оешма-предприятиене җылылык белән тәэмин итә. Ягулык сезонына әзерлек ел саен ягулык сезоны тәмамлану белән башлана. Биналарның җылылык челтәре юдырылып, опрессовка ясалды, өзеклек килеп чыгу куркынычы булган урыннар ачыкланып, кимчелекләр вакытында төзәтелде. Оешмаларның җылылык, су, канализация челтәрләрендә, су алу, чистарту корылмаларында – барысында да тәртип. Ягулык сезонында җылылык белән беркайда да проблема булмас, дип уйлыйбыз. Чаралар алдан күрелгәч, җылылык үткәргечләренең ышанычлы булуы бәхәссез, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.

Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт бар, аларның һәммәсенең дә төтен юллары тикшерелгән. Җирлегебездәге күпфатирлы йортларның һәммәсендә дә икеконтурлы котеллар урнаштырылган. Аның өстенлеге шунда – фатирыңны үзең теләгән вакытта җылыта аласың.

– Мәктәпләр ягулык сезонына әзер. Җәйге чорда Тат.Шуран, Октябрь мәктәпләрендә яңа котеллар урнаштырылып, учет узеллары яңага алыштырылды, бюджет оешмаларында учет узелларына ремонт үткәрелде. Мәктәп котельныйларындагы сигнализаторлар, төтен юллары тикшерү үтте. Операторлар Әлмәт шәһәрендә газ җиһазларын имин эксплуатацияләү буенча укуларда булып, белемнәрен күтәрү турында таныклыклар – техник минимумнар алып кайтты, – дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.

Быел җәй җылы килде. Көзнең беренче декадасы да матур көннәре белән сөендерде. Узган елдан аермалы буларак, көзгә туңып кермәдек. Шулай да күңел җылы көтә. Җылыту системалары үзләрендә булмаганнарга ягулык сезоны башлану – зур сөенеч. Сабыйлары бакчага йөргән әти-әниләр, суык урын-җирдә йоклаган баласын уйлап, бер борчылса, мәктәпкә формадан гына йөрергә яраган баласын искә алып, икенче кат сызлана. Кайбер тәрбиячеләр өйләреннән җылыткычлар алып килеп, мәсьәләнең чишелешен шулай тапты.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ягулык сезонына әзерләнүне таләп итеп куя. Газ җиһазларын, җылылык мичләрен, төтен һәм вентиляция каналларын эксплуатацияләү алдыннан өй хуҗалары төтен юлларының, вентиляция каналларының чисталыгын кайгыртырга онытмасыннар, – ди бүлек инспекторлары.

Ягулык сезоны уртача тәүлеклек температура өч тәүлек рәттән +8 градустан түбән булганда башлана.

Лилия Шәймиева.

Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: