Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнешмичә яшәү гөнаһмы?

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Бу хакта Аллаһ Тәгаләнең сүзләре һәм пәйгамбәребез с.г.в.нең күпсанлы хәдисләре бар. Тирә-юньдә кызлар-егетләр вакытлы никахны мактаганда, шул рәвешле яшәп "үрнәк" күрсәткәндә, ни өчен динебездә никахлашу мәҗбүри, ни өчен таләпләр катгый куелган дигән сорау бирүчеләр дә бар. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге...

Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Бу хакта Аллаһ Тәгаләнең сүзләре һәм пәйгамбәребез с.г.в.нең күпсанлы хәдисләре бар. Тирә-юньдә кызлар-егетләр вакытлы никахны мактаганда, шул рәвешле яшәп "үрнәк" күрсәткәндә, ни өчен динебездә никахлашу мәҗбүри, ни өчен таләпләр катгый куелган дигән сорау бирүчеләр дә бар. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров: Аллаһы Раббыбыз Үзенең Изге китабындагы "Рум" сүрәсенең 21нче аятендә болай дип әйтә: "Аллаһның кодрәтеннән: Ул сезгә, алар аша тынычлык табар өчен үзегездән хатыннарыгызны бар кылды һәм сезнең арагызда үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелекне булдырды. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар". Гаилә саф һәм нык булсын өчен никах укылырга тиеш. Нәрсә соң ул никах? Никах - ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шәһидләргә һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез, дип сүз бирүләре. Никах кешегә нәрсә бирә? Гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә; Ул - нәсел калдыру өчен иң яхшы чара; Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә; Гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыятьне тудыра; Ул бөтен пәйгамбәрләрнең сөннәте; Күп туганнар булуга, туганлык хисләренең ныгуына китерә; Никах - хөрмәт һәм изге күңеллелекнең чыганагы; Начар авырулар килеп чыгуына һәм артуына киртә була; Никах хатын-кызның дәрәҗәсен һәм намусын саклый. Никахсыз яшәү нәрсәгә китерә? Никахсыз гаиләдә бәрәкәт булмый, андый гаиләдә игелексез бала туарга мөмкин. Хайваннар никахсыз яши, аларның балалары үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта. Хайван әти-әнисен кадерләми. Кеше үзенең никахына тугъры булырга, никахын бозмаска, никахына хыянәт итмәскә тиеш. Никах уку - ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең көчле сөннәте. Тик шунысы бар, җенси дәрте (шәһвәте) көчле булган кешегә никах уку ваҗиб (тиешле) булса, үзенең булачак хатынына рәхимсез һәм гаделсез булудан курыккан кешегә никах уку мәкъруһ (шелтәле гамәл) санала. Никахсыз гына яшәүчеләрне динебез зур һәм куркыныч гөнаһ кылучылар исәбендә карый, мондый элемтәләр тыелган. Зина - кешелекнең хурлыгы, ул әхлаклылыкка каршы, чиста һәм матур гаилә тормышына каршы җинаять, кешелек кавемен юкка чыгаручы начар гамәл дип бәяләнә. Бөтен халыклар да үзенең әхлагы һәм ныклы тылы - гаиләсе белән көчле. Икенче аятьтә Аллаһы Тәгалә болай ди: "Үзләрегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне, никах хакларын үтәргә яраклы булган яхшы колларыгызны һәм җарияләрегезне өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, шиксез, Аллаһ - киңлек иясе һәм белеп эш кылучы" ("Нур" сүрәсе, 32нче аять). Аллаһы Тәгалә бу аятьтә дин буенча гаилә корган кешегә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерәчәге турында әйтә. Никах дөрес булсын өчен шартлар: Никахның төп нигезе иҗәб (тәкъдим ясау) һәм кабул (ризалык бирү), ягъни егет белән кызның никах сүзләрен ихлас күңелдән үткән заманда әйтүләре. Мәсәлән, "Мин сине хатынлыкка алдым", "Мин сиңа кияүгә чыктым" яисә "Мин риза булдым"; Егет белән кызның мөселман булуы; Шаһитләрнең булуы (ике мөселман ир-ат яисә 1 мөселман ир-ат һәм 2 мөселман хатын-кыз); Егетнең кызга мәһәр (бүләк) бирүе. Пәйгамбәребез с.г.в. нең никах турында әйткән сүзләре: "Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын"; "Ий, яшьләр! Кемнең өйләнергә мөмкинлеге һәм көче бар гаилә корыгыз!" (Бохари, Мөслим); "Бөтен пәйгамбәрләргә дә хас 4 сөннәт гамәл бар... шуларның берсе - өйләнү" (Тирмизи); "Өйләнә алган кеше өйләнсен, чөнки бу карашларны читкә юнәлдерүдән һәм җенес әгъзаларын зинадан сакларга ярдәм итә. Ә өйләнә алмаган кешегә ураза тотарга кирәк, чөнки уразада булу җенси дәртне киметә"(Бохари); "Әгәр дә сезнең янга сез диненнән һәм холкыннан канәгать булган кешеләр килсәләр, кызларыгызны аларга кияүгә бирегез; сез алай эшләмәсәгез, җир йөзендә фетнә һәм бозыклык таралачак" (Тирмизи, Ибне Мәҗә); "Кеше үлгәч, өч эштән кала аның барлык гамәлләре дә тәмамлана. Болар: әҗере тукталмый торган сәдака, башка кешеләр дә куллана ала торган белем, аның өчен Аллаһыга дога кыла торган изге балалар" (Мөслим). ("Мөэминнәргә үгет-нәсыйхәт", "Ислам белеме нигезләре" китапларындагы мәгълүматлар файдаланылды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев