Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйләнә-тирәне чүпләгән өчен өч Мөслим кешесенә административ беркетмә төзелгән

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында Мөслим һәм Тугаш авылларында яшәүче өч гражданга карата әйләнә-тирәне чүпләгән өчен төзелгән административ беркетмәләр каралды.

Комиссия карары нигезендә әлеге гражданнарга 2000 сумнан алып, 2500 сумга кадәр штраф салу юлы белән аминистратив җәза билгеләнде. Ел башыннан комиссия утырышларында 10 беркетмә каралып, 10 гражданга гомуми суммасы 23000 сум күләмендә административ штраф салынды. Аның 2000 сумы гына ирекле тәртиптә түләнгән. Район башкарма комитеты кисәтә: РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 32 маддәсе, 2 пункты нигезендә штрафлар 60 көннән дә ким булмаган вакыт аралыгында түләнергә һәм административ комиссиягә күрсәтелергә тиеш. Вакытында түләнмәгән штрафларны суд приставлары юллап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев