Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөк ташыр өчен рөхсәтне интернет аша ал

15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстан юлларында авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу кагыйдә күчәренә төшкән авырлыгының (осевая нагрузка) тиешле күрсәткечтән арткан транспорт чараларына кагыла. Татарстан юллары өчен 1, 2, 3 күчәрле йөк автомобильләре арбасының һәр күчәренә төшкән авырлык 6, 5, 4 тонна тәшкил итәргә мөмкин. Бу чикләүләргә...

15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстан юлларында авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу кагыйдә күчәренә төшкән авырлыгының (осевая нагрузка) тиешле күрсәткечтән арткан транспорт чараларына кагыла.


Татарстан юллары өчен 1, 2, 3 күчәрле йөк автомобильләре арбасының һәр күчәренә төшкән авырлык 6, 5, 4 тонна тәшкил итәргә мөмкин.

Бу чикләүләргә кергән транспорт чаралары арасында халыкара дәрәҗәдәге йөк ташучы, пассажирлар йөртүче машиналар; 16 тоннага кадәр йөк күтәрелешле ягулык (бензин, дизель ягулыгы, реактив двигательләр, суднолар өчен, газсыман ягулык, мазут ягулыгы); азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, орлык, ашламалар, почта ташый торган; гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен, юл ремонтлау өчен кирәк булган; башкарма хакимиятнең федераль органнарының йөк транспорт чаралары керә.

Вакытлыча чикләүләр Татарстанның Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән. Федераль законга нигезләнгән әлеге кагыйдә юллар торышы мониторингы нәтиҗәләре буенча булдырылган. Моңа яз көне юл түшәвенең дымлануы, шул сәбәпле аларның начарлануы сәбәпче.

Мондый чикләүләр чорында авыр йөкле машиналарның хәрәкәт итүе бер генә очракта рөхсәт ителә: ул да булса - "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт кәгазе булганда. Әлеге документны электрон гариза язып та алып була. Моның өчен https://uslugi.tatarstan.ru сылтамасы буенча "Эшмәкәрләргә электрон рәвештә хезмәт күрсәтү" бүлегенә кереп, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" хезмәтләрен сайларга кирәк. Әйтергә кирәк, гаризаны Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлатта шәхсән килеп тә калдырырга мөмкин.

Россиянең башка төбәкләреннән булган йөк ташучылар да рөхсәтне шушы ук кагыйдәләргә нигезләнеп ала. Шунысын да искәртәбез: бу документ йөк машиналарының авырылыгын үлчәү контроле пунктларында бирелми.

Бәхәсле ситуацияләргә эләкмәс өчен, Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе мондый рөхсәт кәгазьләрен алдан ук алып куярга, шулай ук җитештерү тукталмасын өчен чималны алдан ук хәзерләргә тәкъдим итә.

Искәртәбез: авыр йөк ташучы машиналарның махсус рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе административ хокук бозу булып санала. Аны бозган очракта физик затларның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калуы бар. Ә юридик затларга исә 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Моннан тыш, транспорт чарасы да рөхсәт алганчыга кадәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев