Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәй хат ташучысы Д.Шакирова Мөслим матбугат үзәгеннән бүләк алды

Диләрә Шакирова Метрәй авылында хат ташучы булып эшли. Декрет ялыннан соң хат ташучы булып эшкә урнашкан Диләрә һөнәренә гомере буе тугры калган. Аның участогында 112 йорт исәпләнә. Чирек гасыр дәвамында хат ташучы хезмәтен башкаручы райондашыбыз үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне һәрчак арттырып үти. 2017 нче елның икенче яртыеллыгында да вакытлы матбугатка яздыру...

Диләрә Шакирова Метрәй авылында хат ташучы булып эшли. Декрет ялыннан соң хат ташучы булып эшкә урнашкан Диләрә һөнәренә гомере буе тугры калган. Аның участогында 112 йорт исәпләнә. Чирек гасыр дәвамында хат ташучы хезмәтен башкаручы райондашыбыз үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне һәрчак арттырып үти. 2017 нче елның икенче яртыеллыгында да вакытлы матбугатка яздыру планын да уңышлы үтәп чыккан. Аның участогында бүген 62 кеше "Авыл утлары" газетасын алдыра. Узган ел исә бу күрсәткеч 54 кенә булган.

- Мин алып килгән газета-журнал, хат, котлау открыткалары өчен авылдашларның сөенүләрен күрү - зур бәхет. Безне һәр йортта көтеп алалар, әллә каян исәнләшәләр. Киләчәктә дә авыл халкы вакытлы матбугатны күпләп алдырыр, район яңалыклары белән бергә илдә барган вакыйгаларны яктырткан район газетасына ихтыяҗ кимемәс, дип ышанам, -ди Диләрә Шакирова.

Аның хакында җитәкчелектән дә, авыл халкыннан да мактау сүзләре генә ишетергә була. "Безнең Диләрә - ачык йөзле, тәмле телле, ипле һәм төгәл кеше. Андыйлар күбрәк булсын иде", - диләр аның турында.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев