Мөслим-информ

Ык елгасында суга батып үлүче табылган

Район эчке эшләр бүлегенең дежур часте 5-11 июнь көннәрендә булган гадәттән тыш хәлләр, җинаятьләр турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

Бу көннәр аралыгында Мөслимдә 5 кинәт үлү очрагы теркәлгән. Бер мәет табылган: 2017 нче елның 5 июнендә сәгать кичке бишләр тирәсендә дежур бүлегенә Тугаш авылыннан шалтыраталар. Шалтыратучы Креп. Краснояр авылы янында Ык елгасында суга батып үлүче табылуы турында хәбәр итә. Ул апрель ае башында Тугаш авылына кибеткә киткән Креп. Краснояр авылы кешесе була. Язгы боздан юлны кыскарту гомерне кыскартуга китерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: