Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ык елгасында боз китте

Быелгы яз үзенчәзлекле килде. Иң элек, бертуктаусыз кар-бураны белән сөендерде, соңыннан, кинәт җылытып, көчле ташуы белән таң калдырды.

Басу-кырлардан агып төшкән кар суы шактый мөслимлеләргә зыян салды. Рус. Шуган авылында, Олы Чакмак белән Шуганка арасындагы юлларда, район үзәгенең аэропорт микрорайонында су "елгадай" агып, үзе белән бар чүпне җыеп алып китте.

Ык елгасында боз кузгалуны мөслимлеләр аеруча зарыгып көтте. Боз кузгалганны елга буена көн дә төшеп күзәтүчеләр күп булды. Шимбә-якшәмбе көннәрендә генә Ык елгасында ныклап боз кузгалды. Елга суы сизелерлек артты. Әби-бабайлар сүзенә колак салсак, язгы ташу чорында сулыкларда су өч көн арта, өч көн тора, өч көн китә, диләр. Арткан су, хактан да, өч көн торса, мөслимлеләр әлеге гүзәл күренешне күзәтеп өлгерәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев