Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге яллар якынлаша

Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру быел да планлаштырыла. 1 июньнән 9 мәктәп базасында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары ачылачак. Биредә 300 балага ял итү мөмкинлеге тудырыла. Мәктәп яны эш һәм ял лагерьлары 120 балага исәпләнеп, 3 мәктәптә уздырылачак. "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 1...

Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру быел да планлаштырыла. 1 июньнән 9 мәктәп базасында 21 көнлек мәктәп яны лагерьлары ачылачак. Биредә 300 балага ял итү мөмкинлеге тудырыла. Мәктәп яны эш һәм ял лагерьлары 120 балага исәпләнеп, 3 мәктәптә уздырылачак. "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 1 сменасы 15 июньнән башланып,анда спорт юнәлешен үз иткән 60 бала ял итәчәк. 2 сменага әти-әниләре бюджет оешмасында эшләүче 50 бала җыелыр дип көтелә. 60 балалык 7 көнлек 3 нче смена эстетик юнәлештәге профильдә булачак. Моннан тыш, Олы Чакмак авылында оештырылачак палаткалы лагерь 22 июньнән 10 баланы кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев