Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге ял вакытында 170 бала вакытлыча эшкә урнашты

Район мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 71 кеше исәптә тора. Шулай ук, җәй айларында үзәк аша 170 бала вакытлыча эшкә урнаштырылган, 40 бала бирелгән планнан тыш эш белән тәэмин ителгән. Балалар район ашлык кабул итү элеваторына, яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгенә, "Стройкерамика" оешмасына һәм аграр көллияткә эшкә урнашканнар. Үз эшен башларга мөмкинлек...

Район мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 71 кеше исәптә тора. Шулай ук, җәй айларында үзәк аша 170 бала вакытлыча эшкә урнаштырылган, 40 бала бирелгән планнан тыш эш белән тәэмин ителгән. Балалар район ашлык кабул итү элеваторына, яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгенә, "Стройкерамика" оешмасына һәм аграр көллияткә эшкә урнашканнар.

Үз эшен башларга мөмкинлек таба алмыйча йөргән райондашларыбызга, мәшгульлек үзәге аша "Үзмәшгульлек" программасыннан файдаланырга мөмкин. Әлеге программага керү тәртипләре, һәм башка кызыксындырган сорауларыгыз белән 2-48-34 телефоны аша хәбәрләшә аласыз, дип хәбәр итәләр район мәшгульлек үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев