Мөслим-информ

Җәйге ял сезоны ачылды: су буенда закон нәрсәне тыя?

Җәй көне су буйларында ял итүчеләр саны арта. РФ Су кодексының 6 маддәсе нигезендә гомуми файдаланудагы су объектлары һәркем өчен һәм аларны һәр гражданин шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары максатында бушлай кулланырга хокуклы. Гомуми файдаланудагы су объектының яр линиясендәге җир полосасы да гомуми файдалану өчен. Яр буе полосасында йөрергә, балык тотарга,...

Гражданнарның гадәттә ял итү урыннараына керү өчен физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар түләү алырга тиеш түгел. Гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керүне тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен гражданнарга - 5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга һәм эшмәкәрләргә - 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр административ штраф салу яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору каралган (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.12.1 маддәсе). Файдалану хокуклары тәләү алучыга бирелмәгән булса, дәүләт яисә муниципаль милек булган су объектлары янындагы җир участокларына килү, техникада керү өчен акча түләтү шулай ук законга каршы килә. Моның өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.1 маддәсе нигезендә кисәтү яисә административ штраф салу каралган.

Сулык янына шәхси транспортта килү дә хокук бозуга керә. Су саклау зонасы чикләрендә махсус транспортка гына хәрәкәт итү һәм тору рөхсәт ителгән.

Район прокуратурасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: