Мөслим-информ

Җәйге ташулар да җитте, җәмәгать! (ТАШЛЫЯРДА БУЛГАН ХӘЛ)

Кичә, 12 июнь көнне Мөслимдә көчле яңгыр явып үтте. Бигрәк тә ул Михайловка, Ташлыяр, Тойгелде, Мәлләтамак авылларында нык булган.

Яңгыр үтү белән социаль челтәр кулланучылары КОТОЧКЫЧ фото һәм видеолар урнаштыра башлады. Ташлыярда, мәсәлән, яңгыр чиләге белән койган, бакча түтәлләре, баскыч-тупсалар һәм, гомумән, ишегалды су астында калган. ӘЛЕГЕ ФОТОЛАРНЫ ТАШЛЫЯРДА ЯШӘҮЧЕЛӘР ЮЛЛАДЫ.

Басуларда аерым бер хикмәт. Җәйге ташу башланган, диярсең. Мөслимлеләр юллаган ВИДЕОЛАРДАН күренгәнчә, басу урталарыннан елга аккандай яңгыр суы төшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: