Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге Олимпия уеннары Парижда һәм Лос-Анджелеста узачак

Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә. Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул...

Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә.

Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.

"Парижны Олимпиада-2024 һәм Лос Анджелесны Олимпиада-2028 белән котлыйм. Уздыру өчен башка урынны сайлауны күзаллау авыр", - дигән бу хакта Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах. Аның сүзләренчә, әлеге "ике бөек ил"нең ике шәһәре Олимпия уеннарының бай тарихына ия.

Париж һәм Лос-Анджелес хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, комитетка әлеге карарны кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән.

Мәгълүмат өчен. Парижда Олимпиада соңгы тапкыр - 1924 елда, ә Лос-Анджелеста 1984 елда уздырылган. Якындагы Җәйге Олимпиада 2020 елда - Токиода узачак. Алдагысы 2016 елда Рио-де-Жанйрода булган иде. Россия әлеге уеннарда гомуми хисапта дүртенче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X