Мөслим-информ

Җәйге көпчәкләреңне алыштыр яки штраф

1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ...

  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта

1 декабрьгә кадәр машина йөртүчеләргә җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга кушалар. Таможня берлегенең шул хактагы «Тәгәрмәчле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламенты таләпләре гамәлгә кергән. Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиннарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Россия­нең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: