Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге эсседә үз-үзеңне ничек сакларга?

Җәйге кызу көннәр тору сәбәпле Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эсседә үз-үзеңне ничек тоту буенча киңәшләрен бирде.

Җәйге эссе - озакка сузылучан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының көчәюенә китерә, кояш һәм эссе сугуның сәбәбе булып тора. Эсселек, беренче чиратта, йөрәк эшчәнлегенә авырлык китерә. Ул катырак эшли башлый, чөнки басым күтәрелә, кислород җитми, кеше еш сулый башлый, тир күбрәк бүленеп чыга. Болар барысы да инсульт, инфарктка китерә ала торган гипертония кризына сәбәп булырга мөмкин.

Эссе сугу вакытында барлыкка килүче куркыныч халәтнең беренче билгеләре булып баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәкнең еш тибүе, салкын тир чыгу һәм һуш китүләр тора. Шулай ук күз күрүе кискен начарая, күзләрдә икеләнү барлыкка килергә мөмкин. Критик очракларда кеше аңын югалта ала, ә тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Җәйге эссене кичерер өчен табиблар менә нәрсә киңәш итә.

- Кызу көннәрдә ачык һавага сәгать 10-11ләргә кадәр чыгарга кирәк, соңрак исә агачлар күләгәсендә торырга мөмкин.

- Су режимын сакларга кирәк - тәүлеккә 2,5-3 литр су эчәргә. Ләкин йөрәк авыруы булган очракта табиб белән киңәшләшергә кирәк.

- Җәен гади су түгел, ә, мәсәлән, лимонлы су яки тынычландыручы үләннәрдән ясалган чәй эчәргә тәкъдим ителә.

- Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашагыз.

- Эсседә авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз.

Кояш яки эссе сугуның билгеләре булганда, тиз генә табиб чакырыгыз. Бөркү транспортта яки урам уртасында көтмәгәндә аңын югалткан кешегә ярдәмне вакытында һәм дөрес күрсәтә бик мөһим. Моның өчен кешене күләгәгә күчерергә һәм табиб килгәнче яткырып тотарга кирәк. Җәйге чорда әлеге кагыйдәләрен үтәү сезгә сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәр.

Чыганак: http://intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев