Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннарга барыйк, ярминкә карыйк!

23-29 ноябрь көннәрендә үзара салым буенча халык җыеннары уза. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул үзгә форматта үтә. Пандемиягә бәйле район үзәгендә һәм авылларда референдум булмаячак. Район хакимиятенең актлар залында узган җыенны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды.

– Үзара салым күләмен һәм башкарасы эшләрне авыл халкы җыеннарда хәл итә. Җыеннар башланыр алдыннан махсус газета да чыгардык. Анда җыеннарны үткәрү урыны, вакыты күрсәтелде, – ди Азат Әхмәтҗанов. – Җыеннарда 18 яше тулган һәм Мөслимдә пропискасы булган һәркем катнаша ала. Оешма-предприятие җыеннарында катнаша алмаганнарга 29 ноябрь көнне, сайлау участокларында үтүче җыеннарда катнашырга була. 
Җыеннар графигы белән райондашларыбыз социаль челтәрләрдә һәм районның рәсми порталында да таныша ала. Халыктан кергән тәкъдимнәр теркәлеп бара. Алар нигезендә Мөслим буенча башкарасы эшләр турында карар чыгарыла. Халык җыеннары нәтиҗәләре белән киләсе атнада таныштырырбыз.
– Район үзәгендә үзара салым җыю буенча җыеннар 28 этапта уза. 29 ноябрь көнне халык җыеннары сайлау участоклары урнашкан биналарда үтә. Һәркем, җыенга килеп, үз фикерен әйтсен иде. Үзара салым программасында Мөслим районы 2013 елдан бирле катнаша. Мөслим үзара салым программасы нигезендә төзекләнде. Бердәм һәм актив булсак, җирлегебезне үстерү юнәлешендә эш дәвам итәр, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
29 ноябрь көнне Мөслимдә көзге ярминкә дә оештырыла. Мөслимнең Банк урамында узачак чарада авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә “Каз өмәсе” күренеше, бәйрәм концерты да оештырыла. 
Ә узган ел җыелган үзара салым акчасына башкарылган эшләр күз алдында – тротуарлар ясалды, яктырткычлар куелды, юл кырыйларына бордюрлар ясалды, Сабантуй мәйданы эшләнде, яңа бассейн янында төзекләндерү эшләре башкарылды. Юлларны җәен-кышын карап тоту өчен дә үзара салым акчасы тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев