Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннардан – ныклы карарлар

Быел, пандемия булу сәбәпле, үзара салым акчасын җыю буенча референдумнар уздырылмады.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары бер этапта үтте, район үзәгендә җыеннар 28 этапта узды. Район үзәгендә халык белән очрашулар 23-29 ноябрь көннәрендә үтте. Бу көннәрдә тавыш бирә алмаучылар 29 ноябрь көнне сайлау участоклары урнашкан биналарга килде. 
 

Җыеннарда 18 яше тулган, Мөслим районында теркәлгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Һәр җыенда беркетмә тутырылып, һәркайсы буенча аерым карарлар кабул ителде. Җыен нәтиҗәләре буенча Мөслим һәм Катмыш авылларында үзара салымны яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган һәркемнән 1000 сум күләмендә җыярга дигән фикергә килделәр. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына, I һәм II төркем инвалидларга, Әфганстандагы һәм Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен юк итүдә катнашучыларга үзара салым 500 сум итеп билгеләнде. Күпчелек халыкның фикерен исәпкә алып, көндезге бүлектә укучы студентларга да үзара салым 500 сум дип кертелде. 
14 авыл җирлегендә үзара салымны һәр кешедән 700 сум күләмендә җыярга дигән фикергә килделәр. Рус. Шуган авыл җирлегендә, Сикия, Чишмә, Бүләк, Атлас, Әндереш авылларында үзара салым күләме һәр кешедән 1000 сум дип билгеләнде. 
Халыктан җыелган үзара салымны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтәчәкләр. Аерым алганда акча җирлекләрне төзекләндерү, халыкны су белән тәэмин итү, юл эшчәнлеге, ритуаль хезмәтләр оештыру һәм зиратларны карап тоту, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү, ял итү өчен шартлар тудыру һәм мәдәни чаралар үткәрү өчен тотылачак. Авыл җирлекләрендә үзара салымны халыкны борчыган проблемаларга юнәлтергә дигән карар чыгарылды. 

 

– Үзара салымның ярдәме зур. Озак еллар чишелеш тапмаган юллар торышы, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, авылны төзекләндерү мәсьәләләре үзара салым хисабына хәл ителә. Программа дәвамлы булсын! Җирлек өчен бик кирәк программа бу, – ди Вәрәшбаш авылыннан Хәмдия Әхмәтшина. 
 

Авыл халкын борчыган проблемаларны чишүдә үзара салымның ярдәме зур. Моны һәрберебез аңласын иде. Җыелган акча да, башкарылган эш тә – үзебез өчен!

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев