Мөслимлеләрне зират өмәсенә чакыралар
30 сентябрь көнне Мөслим авылының яңа зиратында гомуми өмә оештырыла. Өмәгә үлән чапкыч, пычкы, балта, чалгы, тырма белән килү сорала. Өмә иртәнге 8 сәгатьтә башлана. Зиратака ашлык кабул итү предприятиесе яклап керергә кирәк. Барлык райондашларыбызны өмәгә көтеп калабыз, дип хәбәр итәләр чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев