Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйдәгез, көзге муллыктан солянка әзерлибез!

Солянка өчен 3 кг кәбестә, 1 кг суган, 1 кг кишер, 2 аш калагы тоз, 4-5 аш калагы шикәр комы, 1 банка томат (450 граммлы "Кухмастер"), 300 грамм сыек май кирәк.

Кишерне кыргычтан чыгарып, суганны ярым боҗра итеп турап, тирән табага салынган көнбагыш маенда кыздырырга куябыз. Ул арада кәбестә турыйбыз һәм табага салабыз. Соңыннан суган, шикәр комы һәм томат өстәп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез, әзер булырга 10 минут кала 1 чәй калагы уксус кислотасы салып, солянканы стирельләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйбыз һәм төреп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев