Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының икенче сезон район туры узды

Бу көнне сәхнәдә дүрт команда чыгыш ясады.

21 февраль көнне Метрәй авылы мәдәният йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының икенче сезон район туры узды. Бу көнне сәхнәдә дүрт команда чыгыш ясады. Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган Мөслим гимназиясенең “Гимназия башмаклары”, Мөслим лицееның  “ТТТ” һәм техникумның “Катык” командасы беренче тапкыр мондый бәйгедә катнашсалар да үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Командаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, Метрәй авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйлфанов һәм район мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Рәхимуллина командаларның чыгышларына дөрес һәм гадел бәя биреп, аларга алда да уңышлы чыгышлар теләделәр. Тамашачылар шулай ук, чараның махсус кунагы Зәй районыннан килгән “Авыл кабартмалары” командасының чыгышын да яратып кабул итте.

Район туры ике этапта узды. Беренче этапта командалар “Сәламләү” буенча үз командаларын тәкъдим иттеләр. Икенче этапта исә алар “Импровизация, сораулар” буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Гомуми баллар буенча Мөслим гимназиясенең “Гимназия башмаклары” командасы өченче урынны алды. Икенче урында аграр техникумның “Катык” командасы. Мөслим лицееның “ТТТ” командасы беренче урынга лаек булды. Гран-при дипломына “Мөслим кырмыскалары” командасы ия булды. Аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Мөслим лицееннан Азат Хөснуллин “Иң яхшы актер” дип билгеләнде. Гимназиядән Алсу Шәрифуллинага “Иң яхшы актриса” дипломы тапшырылды. “Мөслим кырмыскалары” командасыннан һава торышы турындагы мәзәге өчен Наил Хафизовка “Иң яхшы мәзәк” дипломы бирелде. “Иң яхшы катнашучы” дипломына аграр техникум командасыннан Наил Замалов лаек булды. Барлык бүләкләнүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең дипломнары тапшырылды. Бүлек җитәкчесе Илшат Яббаров шәхси бүләкләрен дә тапшырды.

Фотолар https://vk.com/mc_mizgel алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев