Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Язылмый калганым юк”

Газета-журналларга язылу дәвам итә. Райондашларыбыз, яратып, район газетасын алдыра. Бу яртыеллыкта тиражның, агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, артуы да сөенечле.

Газетага язылучыларга, бернигә дә карамастан, безнең белән калулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә. Озак еллар буе “Авыл утлары”на язылучылар район газетасы турында нинди фикердә? 
Фоат Галиев, Иске Вәрәш: 
– Иң элек район газетасын укыйм. Аннан соң гына башка газета-журналларны кулыма алам. Тагын ниләр яздылар икән, журналистларыбыз кайсы авылларга чыгып, кемнәрнең тормышын яктыртты икән дип, тизрәк укыйсы килә. Башкалар кебек газетаның ахырыннан түгел, ә беренче битеннән укый башлыйм. Белдерүләр белән кызыксынмасам да, аларын да укып чыгам. Алга таба да язылачакмын! 
Ренат Исламов, Иске Чакмак: 
– Район газетасында бөтен яңалык та бар: кем нәрсә сата-ала, кайда нинди кибет ачылган, гомумән, яңалыкка бай безнең газета. Моңарчы да алдырдык, киләчәктә дә язылачакбыз. “Авыл утлары” соңгы елларда республика яңалыкларын да яктыртып бара, бу файдага гына. Республика газеталарын алдырмасаң да була. 
Лилия Салихова, Мөслим: 
– Соңгы айларда район почта элемтәсе бүлегенең эш рәте юк. Почтальоннар җитми, кайбер урамнарда газета, пенсия таратучы юк. Почтаның үзендә дә кадрларга кытлык. Түләү түләргә килсәң, су буе чират торырга туры килә. Кайвакытта почта бөтенләй бикле була. Газетага альтернатив ысул белән язылып, “Мөслим-информ”га барып алам. Бер караганда, өйдә ятканчы, саф һавада да йөреп керү була, икенче яктан караганда, болай язылу очсызга да төшә. Газета һәм журналларга язылучылар арасында “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бүләкләр уйнатуын белгәч, быел призлар уйнатуда катнашырга булдым. Кар эттергеч үк булмаса да, бәлки берәр бүләк эләкмәс микән! 
Лилия Нәүшиева, Мөслим: 
– Газетага ике-өч ел язылган юк. Үземә ошаган газеталарны почтага түләүләр түләргә баргач, сатып алам. “Авыл утлары” газетасын бик яратып укысам да, быел язылмадым әле, бәясе бик кыйммәт. 
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева, Тегермәнлек: 
– Без бәләкәй чакта әти-әниләр район газетасын даими алдырды. Үзем дә “Авыл утлары”на бер елны да язылмыйча калганым юк. Район газетасына язылмаган кешеләргә шулкадәр гаҗәпләнәм мин. Ничек инде үзеңнең җирлегеңдә чыгучы бердәнбер газетага язылмаска була?! Бөтен яңалыкларны, илдәге үзгәрешләрне, районыбыз сулышын шушы газета биреп бара бит! “Авыл утлары”на язылсаң, башка газеталарны алдырмаска да була. Җомга кушымтасында республика яңалыкларына кадәр күрсәтелеп бара бит. Бик яратам газетаны! Башкалар да район газетасын шулай яратып, көтеп алып укысын иде! 
Тәнзилә Фәррахова, Метрәй: 
– Район газетасын туганнан бирле укыйм. Хат ташучы аны үз вакытында китерә. Башка авылларда почта соңарып та килә дип ишеткән бар, бездә бу яктан тәртип. Көтеп алабыз газетаны. Үзебезнең җирлектәге халыкның яшәеш-көнкүрешен яктырткан газетаны ничек алдырмыйсың инде?! 
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде. 
Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельские огни подписка район газетасы авыл утлары