Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Языл һәм бүләк от!

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында бүләк уйнатуы турында хәбәр иткән идек. Ниһаять, акциядә катнашып, бүләк отучылар билгеле булды. Райондашларыбызның әлеге акциядә актив катнашуы һәм бүләк отуы сөендерә. 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылып, бүләк откан райондашыбыз - Мөслим кызы Айгөл Басыймова (рәсемдә). Әйе-әйе, хезмәттәшебез Римма Төхбәгалиеваның кызы....

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында бүләк уйнатуы турында хәбәр иткән идек. Ниһаять, акциядә катнашып, бүләк отучылар билгеле булды.
Райондашларыбызның әлеге акциядә актив катнашуы һәм бүләк отуы сөендерә. 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылып, бүләк откан райондашыбыз - Мөслим кызы Айгөл Басыймова (рәсемдә). Әйе-әйе, хезмәттәшебез Римма Төхбәгалиеваның кызы. Әнисе райондашларыбызны "Авыл утлары"на альтернатив подпискага кыстаганда Айгөл, сеңелләренә бүләк ясап, "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын" журналларына яздырган. "Беренче чиратта район газетасына язылдым инде. Әнием редакциядә эшләп, бабам Мөдәмил Әхмәтов озак еллар шунда хезмәт куеп, "Авыл утлары"на язылмасам - дөрес булмас иде", - ди Айгөл. Айгөлгә юрган һәм иң актив әбунәчеләрнең берсе буларак, сөлге җыелмасы тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез: бүләк уйнатуда катнашу өчен "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч басмасына, шул исәптән район газетасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәсен "Акция" билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга кирәк.
Киләсе яртыеллык өчен вакытлы матбугатка язылу башланды. 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газетабызга язылу бәясе: физик затлар өчен - 735 сум, оешмалар өчен - 825 сум. Әйе, вакытлы матбугатка язылу бәясе арта. Әмма подписка бәясенең күпчелек өлеше, әйткәнебезчә, почта чыгымнары өчен тотыла. Газетабызны Мөслим матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән язылу бәясе, ягъни альтернатив подписка - 402 сум гына. Киләсе яртыеллыкта да бергә булырбыз, дип ышанабыз!
Римма Афзалова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев