Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучылар белән очрашу үтте

Үзәкләштерелгән китапханәдә җирлегебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу үтте.

Очрашуда язучы, Г.Тукай исемендәге премия иясе, драматург, халык язучысы, Мөслимнең мактаулы гражданины Фоат Садриев; балалар шагыйре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Роза Хәбибуллина; шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева катнашты. Алар – һәрберсе үз иҗатларының үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашуга килгән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов шундый язучы-шагыйрьләре булуы белән хаклы рәвештә горурлануын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр язучылар

Реклама
Реклама
2
X