Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучылар мәктәпләргә килделәр

Мөслимебездә "Татар әдәбияты һәм сәнгате" көннәре дәвам итә. Бүген кунаклар район мәктәпләрендә узган очрашуларда катнаштылар. Мөслим лицеена очрашуга якташ яузычыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы, җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, шагыйрь Роберт Миңнуллин килделәр. Алар иң элек уку кабинетлары белән таныштылар. Актлар залында язучыларны укучылар каршы алды. Кунакларга "Мөслимем...

Мөслимебездә "Татар әдәбияты һәм сәнгате" көннәре дәвам итә. Бүген кунаклар район мәктәпләрендә узган очрашуларда катнаштылар. Мөслим лицеена очрашуга якташ яузычыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, язучы, җәмагать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, шагыйрь Роберт Миңнуллин килделәр. Алар иң элек уку кабинетлары белән таныштылар. Актлар залында язучыларны укучылар каршы алды. Кунакларга "Мөслимем - бәллүр бишегем" исемле уен күрсәтелде. "Курай" һәм "Кояшлы ык" командаларына берләшкән укучылар: Мөслим төбәге, Язучыны таны, Күренекле шәхесләр, Наис Гамбәр 70, Бу юлларның авторы кем, Зөлфәткә 70, Серле сандык темаларына бүленгән сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәдә "Кояшлы Ык" командасы 1630, "Курай" командасы 1580 балл җыйдылар. Аннан соң сәхнәгә кунаклар күтәрелде. Алар һәрберсе, туган телебез - татар телен онытмаска, тугна телебез белән һәрвакыт горурланырга чакырды. Татарстан халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйлә Харисова да, үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Соңыннан укучылар һәм кунаклар истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев