Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язның яме бозылмасын

Язгы ташу, гадәттәгечә, көтмәгәндә килә. ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Мөслим бүле белгечләре, су ныклап күтәрелгәндә Олы Чакмак һәм Мөслим авылының аерым өлешләрен су басу куркынычы бар. "Куркыныч зона"да булган әлеге авылларда профилактик чаралар үткәрелеп, язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Мөслимдә 28 буа исәпләнә. Алдагы атналарда җаваплы...

Язгы ташу, гадәттәгечә, көтмәгәндә килә. ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Мөслим бүле белгечләре, су ныклап күтәрелгәндә Олы Чакмак һәм Мөслим авылының аерым өлешләрен су басу куркынычы бар. "Куркыныч зона"да булган әлеге авылларда профилактик чаралар үткәрелеп, язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Мөслимдә 28 буа исәпләнә. Алдагы атналарда җаваплы службалар һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә аларның торышы, куркынычсызлыгы тикшерелде. Мәллә һәм Ык елгалары буенча бу елны да контроль постлар булдырылып, аларда күзәтү эшләре алып барыла.

Республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында узган утырышында да бу хакта сүз булды. Чара ташу суларын тоткарлыксыз үткәрүне оештыруга багышланды. Вице-премьер Алексей Песошин республикада язгы ташу чорына планлаштырылган чараларга тукталды. Ведомство җитәкчеләре халык куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат бирде.
Республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хәл беренче карашка бик үк куркыныч түгел. Дөрес, көз аеруча җылы һәм яңгырлы булу сәбәпле, җир кышка мул су запасы белән керде. Һәм күреп торабыз, март аенда да юеш кар, яңгыр күзәтелә. "Елгаларда боз апрельнең беренче декадасында кузгалыр дип фараз ителә. Әмма бөтенесе һава торышына бәйле булачак. Шунлыктан, язгы ташуга җитди әзерлек сорала", - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече Ренат Идиятуллин.
Бу елны да "Ташу" планы әзерләнде. Аның нигезендә авыл җирлекләре дә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә каршы тору чаралары белән таныштырылды.

Районның су объектлары торышы, аларның язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлегеннән тыш, язгы ташкын чорына юлларны, ясалма корылмаларны, йортларны әзерлектә тоту да мөһим.

Язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатында мәгариф учреждениеләрендә дә план нигезендә тәрбия сәгатьләре узды. Гимназия, лицей, Мөслим урта, Мари Бүләр мәктәпләрендә оештырылган әлеге чараларда Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече Ренат Идиятуллин чыгыш ясады. Укучылар, куркынычсызлык таләпләре һәм кагыйдәләре белән танышып, үзләренең белемнәрен сынады. Язгы ташу чорында һәр нәрсә игътибар үзәгендә булырга тиеш. "Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - дигән борынгылар. Балалар бозга, җыелып торган сулыкларга керүдән саклансын иде. Язгы каникул чорында бигрәк тә әти-әниләрнең бу мәсьәләне күз уңыннан чыгармавы мөһим. Язның ямен хәвеф-хәтәр бозмасын!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев