Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язны түземсезлек белән көтәм

Юк, гөрләвекләр агызырга да түгел, бакча эшләрен сагыну да түгел, кар астыннан борын төрткән умырзаяларны күрәсе килү дә түгел. Менә ун елга якын инде сыерчыгым кайта минем. Лапас чормасына кагып куелган дүрт сыерчык оясының берсендә яши ул.

Башта үзе генә кайтып керә канатлы дустым. Кайтып керә дә кышкылыкка фатирга кергән чыпчыкларга җыенырга кирәклеген аңлата. Юк, сугыш оештырмый. Оясының түбәсенә кунып, үз телендә нәрсәдер аңлата да, дүрт ояның да чыпчыклары, сукрана-сукрана җыенып, күчеп киткәнне алмагач ботагыннан карап утыра.
Үзе яхшы радист кебек – “тире-тире-тоочка, точка-точка-тиире”, дип, исән кайтып җитүе турында радиограмма җибәрә башлый. Аннан соң, хәләле кайтып кереп урнашкач, башлана инде мәзәкләр. Кемдә нинди нота бар – барсын да куллана башлый. Яңа туган колын булып чыңгылдатып кешнәп җибәрсә, яланда үлән кыркып йөргән бәйдәге ат борсалана башлый. Сызгыра башласа, кем дәшә икән дип, ишек төбенә йөгереп чыгам. Ә инде мәхәббәткә сусаган ана мәче булып кычкыра башласа, күршедәге бөтен ата мәчеләрнең ишегалды буйлап, мыраулый-мыраулый, ана мәче эзләгәннәрен карап тору – үзе бер кәмит.
Ун елга якын кайта инде ул. Шул кыланышларыннан таныйм мин аны. Үзе дә таный, курыкмый сыерчыгым. Иңсәгә кунып сайрамаса да, бакчада казынганда кул сузымына гына казып ыргыткан балчык арасыннан чыккан селәүчәнне эләктереп алып китәргә дә курыкмый. Ишегалдында йоклап яткан песи янына якынаюдан да, бәйдә торган Чернышның борын төбендә селәү чокчынудан да шөлләми.
Бала үстерү җиңел эш түгел. Алар үсеп беткәнче, яз көне киеп кайткан купшы “фраг”ын салып, соры “халатын” кияргә туры килә. Балалары оя авызыннан башын чыгара башлагач, чәүкәләрне куарга мин дә ярдәм итәм әле.
Менә ун ел инде язны сагынып көтәм мин. Композиторымның исән-сау кайтканын тизрәк күрәсем килә. Кайда кышлаганнарын беләм мин аларның. Кышлаган җирләрендә, снаряд ярчыгы яки адашкан пуля тиеп харап булмасын иде, дип телим.
Әнвәр СӘРВӘРОВ.
Тат. Бүләр.

Фото-https://www.shutterstock.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев