Мөслим-информ

Язмышыңа әгәр язылса...

Югары Табын авылында яшәүче Гөлфирә һәм Заһит Минһаҗевларның өе музейга тиң.

Йорт бусагасын атлап керү белән сине картиналар галереясе каршы ала. Түр бүлмәдәге караватта өеп куелган чигүле мендәрләр, бәйләм әйберләр... Монда бәйләм эше һәр җирдә – урындык өслегендә, йомшак кәнәфиләрдә, бәллүр ваза астында, хәтта келәмдә дә!
 

– Без, биш бала, әтидән бик яшьли ятим калдык. Иң өлкәнебезгә – 12 яшь булса, кечкенәбезгә җиде ай гына иде. Бөтен эшкә дә өйрәнергә туры килде. Аш-суга да җитешәсе, башкасына да. Баштан сыйпап утыручы булмады. Үз әтиеңне җир йөзендә бер генә кеше дә алыштыра алмый, балам, – ди Гөлфирә апа. 
 

Кечкенәдән кул эшләренә хирыс була ул. Әнисе Мәрьям оста тегүче була. Тегү, бәйләү серләренә әнисеннән төшенә Гөлфирә. Кул эшләренә 15 яшьлек кызы вафат булгач кабат ныклап тотына. Җанына тынычлыкны, күңеленә юанычны шулай яраткан шөгыленнән таба. Чигелгән мендәр тышларының исәбен дә белми ул. Өендәге бәйләм йомгакларының күплегенә шаккатып кайттык. 
 

Гөлфирә апаның тормыш иптәше Заһит абый – беренче группа инвалид. 1972 елның каты салкын кышында, Мөслимнән кайтканда тракторы ватылып калып, ике кулын да өшетә ул. Табиблар аның бармакларын кисәргә мәҗбүр була. 
 

Минһаҗевларның мәхәббәт тарихы да бик гыйбрәтле... Ут чәчеп торган Заһит белән чәчкәдәй сылу Гөлфирә яшьли бер-берсен яратып йөри. Яшьләрнең күрешми калган көннәре дә булмый диярлек. Тик кеше күзе тияме, башка сәбәп беләнме, егетенә нык кына ачуы килеп, Гөлфирә шәһәргә китә һәм икенче берәүгә кияүгә чыгып та куя. 
 

– Ярату булмаса, ике кешене бернәрсә дә бәйләп тота алмый. 11 ел торып аерылыштык. Туган авылыма кайттым. Йөрәк түрендә яшәгән, авыр вакытларда әни кочагыдай җылылык бүләк иткән беренче мәхәббәт онытылмый икән. Язмыш булгандыр: Заһит белән кавыштык. Бик күпләр: “Күрәләтә кулсыз кешегә чыгасыңмени?” – диде. Иң мөһиме

– кеше рухи яктан сәламәт булсын! Бергә узган елларның һәркайсы кабатланмас матур булды. Ике арада хөрмәт, ярату, аңлашу яшәде. Авыр вакытларда бер-беребезгә терәк тә, кирәк тә булдык, – ди Гөлфирә апа. 
Минһаҗевларның бергә гомер кичерүенә быел 38 ел булган. Кызлары Гөлгенә бүген – тормышта үз урынын тапкан хатын-кыз. Тойгелде авылында фермерлык эшчәнлеген алып баручы Гөлгенә Кәлимуллинада менә каян килгән икән ул курку белмәс батыр йөрәк һәм үҗәтлек! 

 

– Әни белән әти миңа һәр эштә үрнәк булды. Үзара мөнәсәбәтләре белән дә, дус-туганга, күрше-тирәгә ярдәмләшеп яшәүләре белән дә. Әти-әни өе – оҗмахның бер почмагыдыр, анда вакыт туктап калган да, мин үземнең балачагыма кайтканмындыр төсле. Туган йортка кайткан саен шушы хисләрне кичерәм, – ди Гөлгенә. 
Заһит абый язмышына рәхмәт әйтеп яши. Үзен бер сүздән аңлаучы тормыш иптәше – яшьлек яры аның янәшәсеннән атлый. Тормыш авырлыкларына бирешмәс өчен янда якыннарың булу бик кирәк... 
– Язмышыңа ни язылган, шул була диләр. Бәхетле булуымны барлыгым белән тоеп, аңлап яшим. Беркайчан да Ходайдан “моны бир, тегене бир” дип сораганым булмады. Иң мөһиме – шушы булган бәхетемнән генә аермасын, – ди Заһит абый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: