Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Язмышларны булмый үзгәртеп

Мин – Мөслим кызы. Шунда тудым, укыдым, кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Мөхәмәтгали Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан иде

Мин аны Гали дип йөрдем. 1980 елда өйләнешеп, Удмуртиянең Воткинск шәһәренә барып урнаштык. Эшкә урнашуга ук фатир бирделәр, хәләлем пенсиягә чыкканчы эретеп ябыштыручы булып эшләде. Ул гомер буе бик тырыш булды. Яхшы эшләгәне өчен Ижау шәһәре үзәк газетасында фотосын бастырдылар, мактап яздылар, рәсеме гел мактау тактасында булды. Аны бар да хөрмәт итәләр, яраталар иде. Ул хаклы булганда да сүз көрәштермәде, кешегә юл куйды. “Синеңчә дөрес бит” дисәң, “Мин беләм”, – диде. Тик тормады, бөтен эшне үзе эшләде. Матур итеп мич чыгарды, сварка белән койма-капка эшләде, бура бурап мунча салды, кухня, гараж эшләде. Аның белмәгән эше юк иде. 
 

Кош-кортларны яратты, бакчада чия, алма, слива агачларын кадерләп үстерде. Ике улыбыз да Татарстанга кайтып эшкә урнашты. Безгә өр-яңа өй салып бирделәр. 
Гали балаларны бик яратты, кырын күз белән дә карамады. Ул тырыш, эшчән, яхшы күңелле, туган җанлы, бала күңелле, йомшак сүз әйтсәң дә, күзләре яшьләнә иде, эчмәде, тартмады. Без аның белән 40 ел бергә бер җан, бер тән булып яшәдек. Ул минем өчен яшәү чыганагы, йөрәгемнең яртысы, сулар һавам иде. 
Шуңадыр Ходай безгә чирне дә бер төслене бирде. Температура күтәрелеп, поликлиникага бардык, ютәл даруы язып, өйдә дәваланырга куштылар. Шул вакытта ук рентген пневмония икәнен күрсәткән иде. Ике көн үткәч тагын бардык, укол кадатырга рецепт язып бирделәр. Укол кадаттык. Бер атна вакыт үткәч, авыр хәлдә Яр Чаллыга илттеләр, температура 39 градуска җитте, тәм дә, ис тә сизмибез, сулыш алу авыр, үпкә 75% зарарланган диделәр. Табибтан сорагач, икебезне бер палатага салдылар. Сигез көн бергә булдык. Пневмония икәнен белгәч тә Яр Чаллыга җибәргән булсалар, Галием, бәлки, исән дә калган булыр иде. “Хәлең ничек?” дип сорасаң: “Борчылма, син үзең дә чирлисең”, – дип, минем өчен борчылды. Хәле бик авырайгач, миңа: “Белгән догаларыңны укып, өшкер әле”, – диде. Үз хәлен үзе белгәндер инде, миңа матур зәп-зәңгәр күзләре белән тутырып карап тора, үзе бер сүз дә әйтми. “Нигә миңа алай карыйсың?” – дип сорарга да куркам. Мине куркытасы килмәгәндер инде, хушлашуы булгандыр. Хәле авырайгач, реанимациягә алып китәбез дигәч, сөендем, шунда ярдәм итәрләр, шунда гына исән калыр кебек тоелды. Бер тәүлектән соң вафат булуын әйттеләр. Акылыма җиңеллек килә дип торам. 40 ел бергә яшәгән кешеңне югалту бик авыр икән. Аңа бит нибары 63 яшь иде. 

 

Ярый әле бертуган Зәкия апам аңга китерде. Башта юатып, үтмәгәч, ачуланып, тормышындагы кайгысын сөйләп (аның да ире 6 ел элек 63 яшендә вафат булды). Балалар кайгысы күрергә язмасын дип, телефоннан догалар укып, дөньяга кире кайтарды. 
Күршеләрең үзеңнән әйбәт булсын, диләр. Аллага шөкер, күршеләрем шундый. Безгә авыр чакта ярдәм иткән Румил Солтановка, Раил Хаҗиевка, аның тормыш иптәшенә, Айнур Баевка, аның тормыш иптәше Гөлгенәгә, Камил Бадретдиновка, Фәрит хәзрәткә олы рәхмәтемне җиткерәм. 

 

Рәхмәтемнең иң олысы – безне Яр Чаллыга илткән шәфкать туташы Гөлназ Шәймәрдановага. Безне анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Гөлназ көч-хәл белән безне табибка кертә алды. Ике сәгать документ тутырып, көч-хәл белән палатага кереп аудык. 
Безне дәвалаган Яр Чаллы хастаханәсе шәфкать туташларының ягымлы йөзләре, “Апа, абый, тырышыгыз, бирешмәгез, җиңәсез, өйдә балаларыгыз көтә”, – дип яратып, үз әти-әниләре кебек кайгыртулары үлем тырнагыннан алып калгандыр мине. Галине “Бигрәк сөйкемле абый, бу абыйдан нур бөркелә”, – ди иде шәфкать туташы. Алар миңа ак канатлы фәрештәләр кебек тоелды. Тормыш иптәшемне вафат дигәч, кызлар миңа олы кешеләр дә белми торган юату сүзләре әйтеп, тормышка кире кайтардылар. Мин тормыш иптәшемне җирләргә кайта алмадым, әле терелмәгән идем. Хастаханәдән чыгып киткәндә кочаклап теләкләр теләп озатып калдылар. Шәфкать туташлары Ләйсән Солтанова, Эльвина Хисмәтуллина, Лилия Владимирова, Эльвира Җамалтдинова, Татьяна Павлова, Гөлназ Гарифуллина, Валентина Яковлева, Индира Коленченкога чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Шушы балаларны тудырып үстергән әти-әниләренә, укытучыларына чын күңелдән рәхмәт.

Каһәр суккан коронавирус булмаса, әле без Галием белән парлап яшәр идек. Ул бит тормышның һәр көненә сөенеп яшәде. 
Хастаханәдән кайткач, дарулар аллергия биреп, бөтен тән чабырып чыкты. Район хастаханәсе хирургы Зирәк Фәтхетдиновка бардым. Ул система, укол, даруларга рецепт язып бирде. Файдасы тиде, рәхмәт аңа. Өйгә килеп, система белән укол ясаган Гүзәл Шаһиевага да рәхмәтлемен. 
Рәмилә Шәйхразиева-Мигранова. 
Мөслим.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: