Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышларга шулай язылгач...

Язмыш сынаулары һәркемгә дә тигез бирелмәгән. Берәүләр сәламәтлегенең кадерен белмичә, үзләренә хилафлык китерә, икенчеләр авыруларга сер бирмичә яшәргә тырыша.

Илдар Галимов сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз сала. Йөзе елмаюдан балкыган сабый әти-әнисенең иң зур сөенече була. Тик кечкенә вакытта, салкын тиеп, бик еш авырый Илдар.
– Без озак еллар Казанда яшәдек. Илдарның әтисе белән икебез дә –Саба районыннан. Яшьли шәһәргә китеп төпләндек, – ди әнисе Гүзәл. – Илдар – минем көтеп алган беренче сабыем. Улыбыз кискен респиратор авыру белән еш авырды. Дарулар да күп эчте. Ул чорда башка укол кадыйлар иде. Нигә алай эшләгәннәрдер инде, белмим. Соңыннан, препаратның дозасы артык булып, кан тамырына авырлык килгәндер, диделәр. 1 яше тулганда Илдарның ишетмәгәнен аңладык. Сау-сәламәт балабызны табиблар гына харап итте. 
6 яшенә кадәр Илдар Казандагы махсус бакча-интернатка йөри. Аннан начар ишетүче балалар өчен Бөгелмә шәһәрендәге интернат-мәктәптә укый.
– Илдар янына барып йөрдек, ялларга, бәйрәмнәргә өйгә алып кайта идек. 20 яшенә кадәр шушы мәктәптә белем алды, – ди әнисе. – Әлеге мәктәптә Илдар кебек балалар күп иде. Аларның әти-әниләре белән аралашканда шуны белдем: күбесенең сабыйларына кечкенә чакта салкын тигәннән башларына укол ясаганнар. Дөрес кадалмаган укол тискәре нәтиҗәгә китергән.
Мөслимгә Гүзәл апа 1995 елда күченеп кайта. Туганы чакыргач, озак уйлап тормыйча, Мөслим районына кайтып төпләнә. 20 яше тулгач, Бөгелмәдән Илдар да әнисе янына кайта. Кайту белән Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына ярдәмче-эшче булып урнаша. Үз тырышлыгы белән кирпеч салырга өйрәнә, әкренләп оста ташчыга әйләнә. 
– Илдар сыман үҗәт, тырыш, тынгысыз кешеләр сирәк. Эшне исем өчен түгел, булсынга дип эшли ул. Үз тырышлыгы белән ике катлы йорт җиткереп килә. Бүген өенә газ кертү мәшәкатьләре белән йөри. Хөкүмәт эшеннән кайткач, “шабашкага” йөрергә, аннан үз өендә эшләргә ничек җитешәдер?! Ару-талуны белмәс, ныклы ихтыяр көченә ия, һәрьяклап булган егет Илдар! Өен салганда да, маңгайга беркетелүче фонарь белән яктыртып, инструментларны тешенә кыстырып булса да, берүзе хезмәт куйды. Мондый ир-егеткә ничек сокланмыйсың?! – ди хезмәттәшләре.
Илдарның тормыш иптәше Александра – табиб-педиатр, Ульяновск шәһәре кызы. Илдар белән уртак танышлары аша таныша.
– Беркайчан да саңгырау кешегә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем. Язмышыңа нәрсә язылганын белмисең бит. Тәкъдиреңә ни язылган, шул була. Илдар белән гаилә коруыбызга бер тапкыр да үкенгәнем юк. Бик ярдәмчел, гаилә һәм бала җанлыклы кеше ул, – ди Александра Галимова.
Гаилә корып, алты ел матур гомер кичерә алар. Кызлары Әминәгә – дүрт, Заринага ике яшь.
– Без әтине әнигә караганда да ныграк яратабыз. Ул иң әйбәт әти! – ди Әминә.
Әтиләрен өйдә сирәк күргән балаларга әтиләре кунак кебек тоеладыр. Гаиләсе бөтен булсын, җитеш тормышта яшәсен дип, көчен жәлләми эшләгән Илдар кебек ир-егетләр – гаиләнең ныклы тоткалары!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев