Мөслим-информ

“Язмыш сынауларын бергә җиңдек”

Гаиләнең мәхәббәт тарихы мәктәп елларына барып тоташа.

Метрәй – Салауз Мухан арасы 
Гаиләнең мәхәббәт тарихы мәктәп елларына барып тоташа. Ул елларда Сал. Мухан авылы балалары урта белемне Метрәй мәктәбенә йөреп ала (Мухан мәктәбе сигезьеллык кына). Шуңадырмы, Метрәйнең күп кенә асыл егетләре, Сал. Мухан кызларына гашыйк булып, мәхәббәт учагын дөрләтәләр. Көннәрдән бер көнне Назыйф, классташы Салаватка ияреп, күрше авылга бара. 
– Салават ул вакытта дустым һәм классташым Гүзәлиягә гашыйк булып йөри иде, – дип искә ала ул чорны Синара ханым. – Бер көнне ул, мин хыялланганча, кап-кара чибәр егетне ияртеп килде. Бу – 1986 елның сентябрь ае, искиткеч матур көн иде. Танышып киттек. Беренче очрашуда ук минем ушымны алган нәрсә Назыйфның күп сөйләшүе булды. Ул кызык итеп сөйләшә белүе белән таң калдырды. 
Егет тә, кыз да бу көнне үзләрен күкнең җиденче катында хис итеп, тагын очрашырга сүз куешып аерылышалар. Назыйф ул көнне җир йөзендәге иң матур кызны очратуы белән бәхетле булуын искә ала. 
– Салават мине: “Бик матур бер кыз белән таныштырам”, – дип алып киткән иде. Синараны күргәч, сүзләренең хаклыгына инандым. Синара үзе бәләкәй генә, гел көлеп кенә тора. “Мондый матур кыз минем белән нишләп йөрсен инде, егетләре күптер”, дип уйладым, – ди ул. 
Ике гашыйк арасында мәхәббәт уты кабына. Синара егетне армиягә озата. Ике ел буе алар арасында шигъри юллар белән язылган хатлар йөри. Егет армиядән кайтып күп тә үтми, Сал. Муханнан Метрәй авылына килен төшә. Ул көннән соң инде өч дистә ел вакыт үткән. 
Максатыбыз һәрвакыт бертөрле булды 
Синара каенана һәм каенаталы йортка килен булып төшә. Каенатасы Зөфәр абый бик кызык та, кызу да кеше була. Каенанасы Һаҗәр апа бик акыллы, сабыр булуы белән аерылып тора. Озак еллар район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшләгән кара-чутыр Һаҗәр апаны районыбызның бик күп хатын-кызлары беләдер. Беркайчан да зарланмады, күп сөйләшмәде, гайбәт сөйләмәде ул. 
– Әнкәй белән 22 ел бергә яшәдек. Мин бу йортка төшкәндә әткәй әле эшләп йөри иде. Ни кызганыч, бик иртә арабыздан китте. Әнкәй татар хатынының өлгесе иде. Гаиләдә ике кешенең берсе акыллы, сабыр булмаса, бу гаиләнең киләчәге юк. Кайсына да булса юл куярга, акыллы-сабыр булырга кирәк. Бу очракта әнкәй шундый булган дияр идем. Ул күбрәк миңа җайлашты. Икебезнең дә максатыбыз бертөрле булды: матур яшәү, үрнәк гаилә кору, улларыбызны-кызыбызны тәрбияле, тәүфыйклы итеп үстерү, – ди Синара. 
Әйе, максатлар бер булмаса, килен – бер якка, каенана икенче якка тартса, яшьләрнең дә гаиләләре ныклы булмас иде. Әлбәттә, гаиләдә савыт-саба шалтырамый калмагандыр, әмма аның берсе дә урамга, капка төбенә чыкмады. 
– Синарам үзе дә беркайчан да, беркемгә дә начар сүз әйтмәде. Әткәй-әнкәй, туганнарым хакында да аннан беркайчан да гаеп сүзләр ишеткәнем булмады, – ди Назыйф. – Гаиләбезгә карата беркемнән дә начар сүз әйттермәде. Ә аның әнисе – әбием – Синараны ачуланганда да миңа карата бер генә кыек сүз дә әйтмәде. “Ул бит минем яраткан киявем”, дия иде. Колхозда шофер булып эшләгән чорлар. Иртән китеп, кич соң гына кайтам. Мин юкта әнкәй белән сүзгә килешсәләр дә, мин кайтканда барысы да онытылган була. Әнкәй белән икесе дә елмаеп каршы алалар иде. 
Тормышка чыкканчы институтка укырга кергән Синара бала тугач та укуын ташламый. Һаҗәр апа дүрт айлык Илмирны карый. Шулай итеп гаилә киленнең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә. Синара, диплом алгач, Метрәй мәктәбенә эшкә урнаша. Аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Өстәвенә мәктәптә дә, авыл мәдәният йортында да төрле чаралар оештыру, алып бару Синарага йөкләнә. Директор урынбасары булып озак еллар эшли ул. Авыл мәдәният йорты каршында театр коллективы оештырып, аны халык театры дәрәҗәсенә кадәр үстерә. Туган якны өйрәнү музеенда эшләгән елларында да үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайный. Баштарак хатынының шундый актив тормыш белән яшәвенә каршы килгән Назыйф үзе дә соңрак спектакльләрдә катнаша башлый, хәтта бергәләп Казан сәхнәләрендә чыгыш ясарга туры килә Яббаровларга. 
– Синараның өйгә кайтып керә алмаган чаклары да булды. Андый вакытта каршы да килгәләдем. Соңрак аңладым: Синара башкача яши дә, эшли дә белми. Ул гомер буе актив, тынгысыз булды. Хәзер инде үзем дә шундый тормышка күнектем. Хәтта протез киеп йөри башлагач та сәхнәгә чыктым, – ди Назыйф. 
Тормыш туктап калган көн 
Язмышның ачы сынаулары да урап узмый гаиләне. 2014нче елның 2 март көнен алар бүген дә тетрәнеп искә алалар. 
– Бу көнне Назыйф машина белән юл-транспорт һәлакәтенә очрады. Район хастаханәсендә аның яшәренә бернинди гарантия дә бирмәделәр. Безне Әлмәт шәһәренә җибәрделәр. Анда бик озак ятарга туры килде. Башта Назыйфның аягын – тездән, соңрак бот төбеннән үк кистеләр. Аллаһыма мең рәхмәт, ул көннәр артта калды. Безнең бәхеткә, Назыйфым, бар авырлыкларны җиңеп, аякка басты. Бер ел дигәндә протез ясату өчен чиратка бастык, ел ярым дигәндә ул инде машинага утырып йөри башлады. 
Бу чорларда гаилә өчен тормыш тукталган кебек була. Өйдә – өч бала, төпчекләре Гөлнарга нибары 2 яшь тә 4 ай. Өй тулы мал-туар. Улын югалтудан куркып елаучы ана. Тормышны алып бару өчен акча җитми. Әмма яшәргә кирәк! Синара, гаилә дилбегәсен үз кулына алып, алга атларга көч таба. 
– “Мин дә бирешсәм, алга таба нишләрбез” дигән уй белән бөтен көчемне җыеп алга атладым. Ул вакытта ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә тирән рәхмәтле булып яшибез. Назыйфым һәрвакыт минем янымда: ышанычлы терәгем дә, балаларыбызның хөрмәтле әтисе дә, дүрт оныгыбызның кадерле бабасы да ул. Ул – минем шофер да, киңәшчем дә, ялгыша башласам, юл күрсәтүчем дә, – ди Синара, утыз ел бергә гомер иткән иренең күзләренә сөеп карап. 
Оясында ни күрсә... 
Бүген Яббаровлар балаларының бәхетенә, аларның тәүфыйклы булуларына, һәрберсенең тормышта үз юлларын табуларына сөенеп гомер итәләр. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә бөтен гаилә бергә җыелса, олылар әйткәндәй, үзләре бер ашлык булалар. Уллары Илмир һәм Илнар, югары белем алып, армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Илмир – Тукай районы хакимиятендә, Илнар нефть эшкәртү өлкәсендә эшли. Кызлары Гөлнар, әнисенең яшьлек хыялын тормышка ашырып, Алабуга мәдәният көллиятендә укый. 
– Безнең әти – бик сабыр кеше. Тормышта һәрвакыт сабырлыгы белән үрнәк булды, шаян сүзле булуы белән аерылып торды. Әтинең һәр сүзе уйланган-үлчәнгән булды. Бездә дә шул матур сыйфатларны тәрбияләде, сабыр булырга өйрәтте. Әниебез – берникадәр кырысрак кеше. Һәрвакыт хезмәттә ул. Мин укыганда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булды. Башка балалар өчен дә әниемнән күбрәк миңа эләгә иде. Без әти-әнигә бик рәхмәтле. Хәзер дә, кайчан кайтып керсәк тә, мунча ягылган, өстәл тулы ризык. Парлап каршы алалар һәм озатып калалар. Моннан да олы бәхет булуы мөмкинме?! Оныкларын алар кебек яратучы юктыр. Шуңа туган йортыбызга, әти-әни янына кайтасы гына килеп тора. Еллар үткән саен аларны, туган йортны сагыну хисләре арта гына бара, – ди Илмир. 
Илнар исә тормыш иптәшенең күп сыйфатлары әнисенекенә охшаган булуын әйтә: 
– Тормыш иптәшен әниемә охшатып сайламасам да, кушылып, яши башлагач, Фәридәмнең бик күп сыйфатларының әниемнекенә охшаш булуын аңладым. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка әйтмиләрдер. Без әтиебезнең киңәшләрен, әниебезнең үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып яшибез. Пар канат булып, безне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын аларга. 
Яббаровларның киленнәре Алисә белән Фәридә дә, Синара ханым әйткәндәй, үзләре кебек җитезләр, ачык йөзле, уңган-булганнар. Гаилә шундый киленнәре булу белән дә бәхетле. 
Язмыш өеп бирде сынауларны, 
Әллә инде безне сынады? 
Канатларны парлап җилпегәнгә, 
Авырлыкларга без чыдадык... 
Әлеге юллар Синара ханымның тормыш иптәшенә атап язган шигыреннән. Парлап очканда гына канатлар көчле, парлы гомер матур уза. Мәктәп елларында салынган мәхәббәт юлыннан әле тагын озак еллар парлы атларга язсын, Синара-Назыйф мәхәббәте сүнмәсен! 

Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: