Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу: Мөслимне су басармы (белгечләр фаразы)

Язгы ташу кинәт тә башланырга мөмкин, ди белгечләр. Ләкин бу көннәрдә һава температурасы төннәрен ноль градустан түбән тора. Шулай булгач, хафаланырга урын юк әлегә. Белгечләр хәбәр итүенчә, быелгы кар соңгы берничә ел белән чагыштырганда 50-70 процентка нормадан күбрәк булган.

-Җирдәге туң бүген урыны-урыны белән 60-140 см тирәнлектә. Басулардагы карның уртача биеклеге 32-37 см тәшкил итә. Узган ел кар быелгысыннан өч тапкыр әзрәк яуды. 2016 елның 5 апрелендә җирлегебездә бер кар да калмаган иде инде. (Урман чокырларындагы һәм күләгәдә яткан карны исәпкә алмаганда). Басулардагы су запасы 96 миллиметр тәшкил итә, - ди район метеостанциясе начальнигы Лариса Сабирова.

Республикада кайбер җирле пунктларны су басу куркынычы булса да, Мөслим өчен андый куркыныч юк, ди белгечләр.

-Су агызып китәргә мөмкин булган буаларыбызның да булмавы сөендерә. Җирлегебездә барлыгы 28 буа исәпләнә. Бүгенге көндә аларның барысының да сулары җибәрелде. Буаларның яртысыннан артыгы ремонтланды, калганнары да график нигезендә ремонтланып бетәчәк. Ремонтланган дигәннәре куркыныч тудырмаса да, аларның берсен дә күз уңыннан җибәрмәячәкбез, - ди район буенча гадәттән тыш эшләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ленар Фәрхетдинов.

Яңа микрорайонда ел да яз килү шатлыгын урамнарны су басу куркынычы боза иде. Быел да әлеге мәсьәлә хәл ителде. "Курай" паркында тәүлек әйләнәсендә 8 мотопомпа эшләп тора. Һәрбер мотопомпа минутына бер тонна су үткәрә. Басудан төшкән суларны шул рәвешле башка үзәнгә җибәрү урамнарны су басудан коткарып калачак .

Белгечләр исәпләве буенча, ташу китү быел апрель уртасында көтелә.

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзегән график нигезендә, ташу вакытында бозларның бер җиргә өелүе булмасын өчен ике урында - Ык һәм Мәллә елгаларында боз шартлату да булачак. Кар бихисап күп явып та, районның җирле пунктларына юллар өзелү куркынычы булмавын вәгъдә итә белгечләр.

Республика буенча кече елгалар да ачыла башлар дип көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча белгечләре халыкка су янында аеруча сак булырга өнди. Язгы ташуны күзәтергә яраткан балалар да игътибардан читтә калмасын иде! Балыкчылар да, язгы бозга ышанып, күңелсез хәлләргә тарудан читтә булсыннар иде.

- ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карары белән язгы ташу вакытында, төгәлрәге, 22 марттан алып 22 апрельгә кадәр боз өстенә керү тыела. Балыкчылар белән бәйле күңелсезлек очраклары елдан-ел чыгып кына тора. Бу көннәрдә полиция, балык тотуга күзәтчелек итү хезмәте белгечләре махсус рейдлар үткәрәләр, хокук бозучыларга штрафлар салына, - ди район буенча гадәттән тыш эшләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ленар Фәрхетдинов.

Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, язгы ташу вакытында халыкны, торак һәм хуҗалык объектларын саклау максатыннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында елгалар янына «Бозга керү тыела!» дигән аншлаглар кую кирәклеге турында да әйтелеп, әлеге эш авыл җирлекләренә йөкләнсә дә, әлегә бер генә авыл җирлеге дә әлеге язуларны урнаштырмаган. Урыс әйтмешли, "после пожара" булмасын иде! Елгаларга якын урнашкан Сал.Мухан, Олы Чакмак, Мәлләтамак, Михайловка авылларында мондый аншлаглар кую бигрәк тә мөһим икәнлеген кисәтә белгечләр. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда белгечләр югалып калмаска, 112 телефонына шалтыратырга чакыра. Ә иң яхшысы - саклык чараларын вакытында күрү.

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев