Реклама
Бүген Мөслим районында егетләрне язгы хәрби хезмәткә чакыру компаниясе төгәлләнде. Язгы чакырылышның башка районнар белән чагыштырмача иртә төгәлләнүенең сере - планда каралган 50 урынына районыбыздан 54 егет армиягә озатылды.
"Үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләр саны шактый артты. Егетләребез Ватан алдындагы бурычларын горурланып үти", - ди хәрби комиссиягә чакыру комиссиясенең резервтагы рәисе Рушат Солтанов. Язгы чакырылышта Сергиев Посадка 13 егетебез китте. Калганнары - Ерак Көнчыгыш, Урал,Идел буе һәм Үзәк хәрби округларында хезмәт итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз