Язгы ау сезоны ачыла
18 апрельдән алып Татарстан Республикасы территориясендә язгы аучылык сезоны старт ала. Ун көн дәвамында суда йөзүче һәм нарат урманы киек кошларына ауга йөрергә мөмкин. Гомуми кулланыштагы аучылык хуҗалыгы путевкаларын Мөслим авылы, Ф. Рәшитов урамы, 40 йорт адресы буенча алырга була.
Кабул итү көннәре: сишәмбе - 10.00-14.00 сәгатьләрдә, җомга - 12.00-16.00 сәгатьләрдә. Исегезгә төшерәбез, ауга чыккан һәркем үзе белән аучылык билеты, мылтык куллануга рөхсәт һәм путевка алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев