Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз эшләсәң, көз җыярсың

Бүген аларның тәрәзә төпләре кыштан ук утыртылган помидор, бо­рыч, чәчәк һ. б. үсентеләр белән тулы.

Помидорлар күчереп утыр­тылган, чәчәкләр сирәкләнгән. Кыяр үсентеләрен дә борын төрттереп, җылыткач, парникларга күчереп утыр­тучылар бар. Җылытылган теплицала­ры булганнарның мәшәкатьләре тагы да күбрәк, алар инде күптән җәйдә яши. Уз­ган атнада ук яровойлаштырырга дип, өйләренә бәрәңге чыгаручылар да бул­ды. Бу атнада инде кайберәүләргә бу эшне мәҗбүри-ихтыяри эшләргә туры килде, чөнки күпләрнең тирән итеп ка­зылган базларына су чыкты. Базы са­ерак булганнар һава торышын күзәтә: алда суыклар булыр төсле әле. Шуңа күрә орлык бәрәңгесе әлеге үз сәгатен көтә. Кыскасы, бакча эшен яратучылар да, бу шөгыльне гаилә өстәлен баеткан­га гына башкаручылар да – һәммәсе дә бүген орлык сайлый, үсенте тәрбияли, туфрак әле кипшереп өлгермәсә дә, бак­чаларында нинди дә булса файдалы шөгыль таба.

Дилбәр,

Яр Чаллы:

– Яшьрәк чакта яшелчәсен дә, чәчәген дә күпләп утырта идем. Гаиләбез әлләни зур булмаса да, әзерләнгән бар уңыш ашалып бетеп, күчтәнәчкә дә китеп бара иде. Хәзер бакча эшен инерция буенча гына, кирәк булганга гына эшлим. Бер тәҗрибәле бакчачы: “Җиргә утыртканчы поми­дорга ике ай үсү җитә”, – дигән иде. Һәм менә инде утыз елга якын мин помидор­ны 8-10 март тирәләрендә генә утыр­там, май башында теплицага күчерәм. Кайбер төпләрен даими урынга утыр­тып куям. Теплицадан июньнең унна­рыннан соң гына чыгарам, чөнки аңа кадәр безнең якларда кыраулар булыр­га мөмкин әле. Өйдән туп-туры җиргә күчереп утырткан да булды. Дөрес, башта помидор куаклары ап-акка әйләнде. Аннан терелеп киттеләр. Кай­чан утыртсам да, кешенеке белән бергә җитешә. 2010 елгы корылыкта да берәү: ”Помидорларың эре”, – дип китте. По­мидорсыз калган елны хәтерләмим. Үсү чорында ике-өч тапкыр үгез тизәген ачытып, бергә ун нисбәтендә су белән болгатып, бер чиләкне өч-дүрт төпкә сибәм. Бер елны иртә җылыткач, бөтен Мөслим кыярга хәтле ачык туфракка утырткан иде. Аннан суыклар ките­реп бәрмәсенме! Соңыннан универмаг каршында үсенте сатучылар рассада җиткерә алмады. Хәзер үсенте сатучы­лар да күп бит ул. Шуңа күрә булганын сатып бетерергә теләп, һава торышы үзенчәлекләренә карамый бик иртә сәүдә итә башлыйлар.

Кыярны өйдә үстеребрәк чыгар­ган еллар да бар. Башлыча теплица­га кирәк кадәр утыртам, бер-ике атна­дан соң бер почмагына үсентегә дип тә чәчеп куйгалыйм. Үсәсе җиренә ту­рыдан-туры утыртсаң, кыяр бик әйбәт үсә. Җир өлгерү белән кишер чәчәм, кыяк өчен суган утыртам. Чәчәкләрнең күпьеллыкларын, төрле вакытта чәчәк ата торганнарын утырттым. Башка төр чәчәкләрне дә бик яратып үстерәм.

Галина Новикова,

Рус Шуган:

– Мәктәпнең җир кишәрлеге зур. Шуңа күрә барысын да утыртыр­га тырышабыз. Күпчелек эш техник хезмәткәрләр тырышлыгы белән баш­карыла. Помидор үсентеләре яхшы үсә. Кыяр белән кәбестәгә иртәрәк әле. Уча­стокны сөрү белән суган, кишер чәчеп куячакбыз. Кызыл чөгендер, күпләп бәрәңге утыртабыз. Кабак белән бакла­жанга да урын җитәрлек. Рассада өчен үзебез ясаган парник, теплицаларыбыз да бар. Уңышны мәктәп ашханәсе өчен җыябыз, артыгын сатып, кирәк-ярак алу өчен файдаланабыз.

 

Рәмилә,

Нарат Асты:

– Февраль аенда утырткан петунияләремнең кайберләре инде чәчәк ата. Бу матур чәчәкләрнең ор­лыгын сатып алам. Помидорны мартның унҗидесендә чәчкән идем. Быел төрле сортларын Мәскәүдән үк кайтарттым. Рассадасы бик матур күренә, уңышы да әйбәт булсын инде. Магазин борычының орлыгын шулай ук февраль аенда утырттым. Чәчәк тә чәчтем әле рассадага, аларының төре дистәгә якын. Теплицам юк. Рассаданы туры җиргә күчерәм. Аңа кадәр җылы көннәрдә чыгарып-кертеп чыныкты­рып, һавага күнектереп алам.

Марселия,

Мөслим:

– Күпфатирлы йортта яшим. Бакчам юк. Өйдә берничә гөлем бар. Көтмәгәндә бер гөл төбендә помидор белән бо­рыч үсә башлады. Орлыгы каян ки­леп эләккәндер, һич әйтә алмыйм. Гөл төбенә чәй түбе сала торган гадәтем бар, тозлы помидор-борыч орлыгы өстәлдән эләккән булса гына инде. Помидоры урала-урала буйга үскәч, йолкып таш­ладым, ә борычы инде кузакланды, ачы борычка ошаган. Менә шундый мини- бакча минем тәрәзә төбендә.

Сораштыруны Мөнирә

Арсланова үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X