Мөслим-информ

Ятим балаларга – фатир

Районыбызда 52 гаилә 94 баланы тәрбиягә алган. 25 бала әби-бабайлары һәм туганнары опекасында яши. 

17 гаиләдә уллыкка-кызлыкка алынган 18 бала үсә. “Ел башыннан 18 яше тулган алты балага республиканың төрле шәһәрләреннән фатирлар бирелде. Баласына тиешенчә тәрбия бирмәгән ике әни ана хокукыннан мәхрүм ителде. Бер әтигә чикләү чарасы билгеләнде, тагын бер әти суд карары белән мәҗбүри дәвалануга җибәрелде. Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган өч сабый опекага бирелде”, – ди районның опека бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: