Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшүсмерләр акча эшли

Урта һәм югары сыйныфларда укучыларның күпчелеге, җәйге чорда эшкә урнашып, әти-әнисенә ярдәм итә.

Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, башлангыч һәм урта сыйныфларда укучылар нигездә мәктәп яны лагерьларында, әби-бабайлары янында ял итә. Мәктәп яны тәҗрибә уча­стокларында практика узу­чылар, гадәттәгечә, су сибү, чүп утау кебек эшләр белән мәшгуль.

Бүгенге көндә 14 яше тул­ган 73 бала эшкә урнаш­кан. Алар фермер Ирек Хәмәдишинның кошчылык фермаларында, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” уни­тар предприятиесендә, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасының кирпеч заво­дында, Иске Карамалы авыл җирлегендә хезмәт куялар.

– Узган ел җирлегебездә 150 бала эш белән тәэмин ителде. Быел 190 яшүсмерне эшкә урнаштырырга планлаш­тырабыз. Моның өчен финанс средстволары җитәрлек. Эшкә урнашкан балалар арасын­да социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче ба­лалар да, балигъ булмаган­нар комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләр дә бар. Эш белән тәэмин итүче оеш­ма җитәкчеләре сүзләренә караганда, балалар тыры­шып эшлиләр. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге үсмерләрне эшкә алган оешма белән килешү төзи. Аның нигезендә балаларны дүрт сәгать эшләтү күздә тотыла. Балаларга түләү минималь хезмәт ха­кыннан ким булмаска тиеш. Шуңа өстәп, укучылар­га безнең үзәктән дә өстәмә 2250 сум матди ярдәм бирелә, –ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.

15-16 яшьлекләр көнгә – биш сәгать, ә 16-18 яшь­лек үсмерләр 7 сәгать кенә эшли ала. Балигъ булмаган хезмәткәрләрне эш сәфәренә җибәрергә, өстәмә эш сәгате бирергә, төнлә, ялларда һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәткә җәлеп итәргә ярамый. Боларны һәрбер эш бирүче белергә тиеш.

– Бу айда бездә 14-17 яшьлек сигез бала эшли. Алар – үзебезнең Күбәк мәктәбе укучылары. Ба­лалар 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр хезмәт ку­ялар. Үсмерләр җирлектә нигездә төзекләндерү, буяу, җыештыру, юл буйларын чүп үләннәреннән арынды­ру эшләрендә катнаша. Бала­ларны даими күзәтеп тора­быз, бу яктан әти-әниләргә борчылыр урын юк. Июль аен­да тагын 5-6 бала эшкә урна­шыр, дип көтәбез. Җирлектә мәктәп укучыларын җәйге чорда эшкә урнаштыру быел бишенче мәртәбә тормышка ашырыла, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Акча эшләүдән бигрәк уку­чылар хезмәт тәрбиясе ала­лар, тәртипкә өйрәнәләр. Сер түгел, күп кенә егет-кыз­лар кулларына пумала тотып буйый да белми, чүкеч тота белмәгәннәре дә әз түгелдер. Күмәк эш дуслыкның, бердәмлекнең кадерен белүдән битәр, җаваплылык хисен дә уята бит әле! Кем әйтмешли, эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенә эшкә урнаш­кан укучыларны мөслимлеләр еш күрә. Балалар Мөслим урамнарында матурлык ту­дыру белән мәшгуль.

– Предприятиедә 33 яшүсмер чүп утау, су сибү, чәчәк утырту кебек эшләрне башкара. Балалар Мөслимнең үзәк урамында чәчәкле шар­лар ясауда да ярдәм итте. Пуш­кин урамындагы чәчәк шарла­рын ясау өчен 10 меңләп пе­туния кулланылды. Үсмерләр бездә яратып эшлиләр. Үзләренә беркетелгән өлкәннәр белән “Кояшлы Ык” ял паркында да хезмәт куя­лар, – ди теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев